Үзән
+1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Дата
5 октябрь , 14:15

Мәгариф өлкәсенә багышланган гомер

Математика укытучысы Ризида Рәхимҗан кызы Грабовскаяның гомуми эш стажы47ел, шуның 25 елын ул Шәрипкол урта мәктәбенә багышлаган.

Мәгариф өлкәсенә багышланган гомер
Мәгариф өлкәсенә багышланган гомер

Ризида Грабовская – талантлы һәм күпкырлы укытучы. Эшенең беренче көннәреннән үк укучылар һәм хезмәттәшләре белән тиз уртак тел тапты. Югары һөнәри категорияле укытучы Ризида Рәхимҗан кызы һөнәри эшчәнлегендә заманча технологияләр һәм методикаларны уңышлы куллана. Аның дәресләре бик кызыклы үтә. Балаларны фикер йөртергә, анализларга, гомумиләштерергә, үз фикерләрен дәлилләп якларга өйрәтә.

Аныңсыйныфтан тышчаралары да укучылар өчен бик кызыклы.Елсаен Ю.А.Гагарин исемендәге Кубокка мәктәп этабында олимпиада үткәрә.Шулай ук ул укучыларны дәүләт имтиханнарына әзерли.

Ризида Рәхимҗан кызы 1960 елның 3 июнендә Нуриман районының Яңа Субай авылында Рәхимҗан Минзәлал улы һәм Раиса Ивановна Сабировларның күпбалалы гаиләсендә дүртенче бала булып туа. Николь урта мәктәбен тәмамлаганнан соң бер ел Яңа Субай сигезьеллык мәктәбендә тәрбияче булып эшли.

1978 елда Башкорт дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Институтны тәмамлагач, 1983 елда Амур өлкәсенә Благовещен районының Новопетровск урта мәктәбенә эшкә җибәрелә.

1996 елда үзебезнең Башкортстанга кайта һәм 1999 елдан Шәрипкул урта мәктәбендә математика укытучысы булып урнаша.

Тормыш иптәше белән өч кыз тәрбияләп үстереп, аларга югары белем алырга ярдщм иттеләр. Хәзер аларны оныклары уңышлары белән сөендерә.

Форсаттан файдаланып, Ризида Рәхимҗан кызын һәм барлык хезмәттәшләремне һөнәри бәйрәмнәре - Укытучылар көне белән котлыйм. Һәр көнегезне шатлык һәм бәхет бизәсен. Эшегездә уңышлар юлдаш булсын, акыллы һәм тыңлаучан укучылар сезгә.

Фирүзә Гыйрфанова, Шәрипкол авылы.

Мәгариф өлкәсенә багышланган гомер
Мәгариф өлкәсенә багышланган гомер
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: