Үзән
+1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Дата
5 октябрь , 09:10

Яраткан укытучыбыз ул

Валентина Павловна 1963 елның 14 декабрендә Сихон авылында туган. Ләкин аның паспортында - 1964 елның 5 гыйнвары дип күрсәтелгән. Бәлки шуңа күрә Валентина Николаевнаның язмышы кызыклы һәм бәхетледер.

Яраткан укытучыбыз ул
Яраткан укытучыбыз ул

Мәктәптә чакта ук аңа спектакльдә укытучы ролен уйнарга туры килә. Әнисе Нина Анисимовна башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләсә дә, ул бу һөнәр турында хыялланмый.

Уфаның 1нче санлы педагогика училищесын тәмамлаганнан соң, яшь белгеч педагогик эшчәнлеген Калтасы авылының 2нче балалар бакчасында тәрбияче булып башлый. Берничә елдан соң ул туган районына кайта һәм Кырмыскалы авылының “Төзүче” балалар бакчасында тәрбияче булып урнаша.

1988 ел Валентина Павлова өчен әһәмиятле була: яшь икътисадчы Игорь Федоровичка кияүгә чыга һәм ул аңа бергә яшәүнең беренче көннәреннән алып бүгенге көнгә кадәр аның терәге һәм фикердәше булып тора. Шул ук елда ул үзенең педагогик эшчәнлеген Сихон урта мәктәбендә озайтылган көн төркеме тәрбиячесе буларак дәвам итә, ә 1995 елда 14 беренче сыйныф укучысы өчен беренче укытучы була.

Еллар үтә тора, Валентина Николаевна инде җиденче тапкыр беренче сыйныф укучыларын җыйды. Бу эш җиңел түгел, әмма педагог аны күңел биреп, яратып башкара. Ул заман белән бергә атларга тырыша. Аның методик исәбендә кызыклы эшләр, сыйныфтан тыш чаралар, тикшеренү проектлары һәм төрле презентацияләр бар. Заманча инновацион технологияләрне уңышлы үзләштереп, ул даими рәвештә яңа һәм кызыклы нәрсәләр эзли.

- Шат күңелле, көч-куәте ташып торган Валентина Николаевна укучыларын гадидән башлап катлаулыга алып бара, аның игътибарлы карашыннан бернәрсә дә тайпылмый, һәр балада ул һичшиксез ниндидер сәләт таба һәм уңай сыйфатлар формалаштыру өчен нигез булсын өчен тырыша, - дип билгеләп үтте Сихон урта мәктәбе филиалы мөдире Алевтина Андреева.

Зыялы һәм сабыр холыклы Валентина Николаевна беренче күрүдә үк үзенә тартып тора. Аның исемен күпләр ишетеп кенә белми, чөнки авылның берничә буын балаларына ул белем һәм тәрбия биргән. 

Элекке беренче сыйныф укучылары, бүген инде үзләре әти-әни булганнар һәм балаларын рәхмәт йөзеннән Валентина Николаевна сыйныфына алып киләләр.

Павлова Валентина Николаевнаның намуслы хезмәте күпсанлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләнде. Валентина Николаевнаның гаиләсе дә үрнәкле. Тормыш иптәше белән ике кыз үстерделәр, инде аларны оныкалары Аня шатландыра. Шәхси ярдәмчел хуҗалыкларында яраткан эшләре белән шөгыльләнәләр.

Сихон авылының Коммунистлар урамындагы кунакчыл йортларында алар килгән һәр кешене чәй эчереп, тәм-томнар белән сыйлап чыгаралар, аллы-гөлле чәчкәләр үскән бакчаларына чакыралар. 

Дарья Абдулганиева, Уфа дәүләт нефть-техник университетендагы бизнес экосистемалары һәм креатив индустрияләр институтының икенче курс студенты.  

Яраткан укытучыбыз ул
Яраткан укытучыбыз ул
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: