Халыклар бердәмлеге көне белән!
Хөрмәтле кырмыскалылар! Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм.
Бу дәүләт бәйрәме халыкларның, җәмгыятьнең бердәмлек идеясен үз эченә ала. Башкортстан халыклары республикабызның иҗтимагый-сәяси тотрыклылык, милләтара һәм конфессияара татулык шартларында үсүе белән горурлана. Төрле милләтләр дуслыгы һәм хезмәттәшлеге эшенә безнең район да зур өлеш кертә.
Гомум тырышлык белән без киләчәктә дә җәмгыятебездә тынычлыкны һәм иминлекне ныгытачакбыз, дип ышанам.
Сезгә сәламәтлек, бәхет, оптимизм һәм районыбыз, күпмилләтле Башкортстан һәм бөек Русия хакына яңа казанышлар телим.
Альфир САБИРОВ, муниципаль район хакимияте башлыгы.
1612 елның 4 ноябрендә (иске календарь буенча 22 октябрьдә) җирлек җитәкчесе Кузьмин Минин һәм Дмитрий Пожарский кенәзе җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне поляк интервентларыннан азат итә. Бу уңайдан Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский патша тарафыннан бүләкләнә. Дмитрий Пожарскийга – бояр чины, Кузьма Мининга дворян чины бирелә. Шулай итеп, төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре бердәм булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат итә. Шушы ике шәхес булмаса, илнең кайсы юнәлештә китүен фаразлап та булмый. Ә бәлки, илбасарлар коллыгына төшеп, Русь дәүләте бөтенләй юкка чыккан булыр иде.
Кремльдән полякларны куып чыгару белән Русиядә озак вакыт Болганчык чор тәмамланды. Мәскәүне азат иткәннән соң берничә ай узгач, илнең барлык катлам вәкилләре кергән җир җыелышы: дворяннар, боярлар һәм рус шәһәрләреннән делегатлар Яңа патша - Романовлар династиясе вәкиле Михаил Федоровичны сайладылар.
1613 елда патша Михаил Федорович Мәскәүне Польша интервентларыннан чистарту көнен гамәлгә куя. 1649 елда патша Алексей Михайлович указы белән чиркәү - дәүләт бәйрәме дип игълан ителә. Рус православие чиркәве бу көнне “Мәскәүне һәм Русияне поляклар явыннан коткарып калган өчен” Казан Изге Ана иконасын искә ала. Риваять буенча, Казан Изге Ана иконасы Казаннан кенәз Дмитрий Пожарскийга җибәрелә һәм халык ополчениесенең яклаучысы була.
Бүген исә Русия Федерациясе халыклары бердәмлеге көне илнең тарихи үсешен дәлилләп кенә калмый, Русиянең бәйсезлеге һәм аның бөтенлеген раслаучы көн буларак та бәйрәм ителә.
Күп гасырлар дәвамында 100дән артык милләт һәм төрле конфессиядән булган кешеләр яшәгән безнең Башкортстан өчен халыклар бердәмлеге аеруча мөһим.
1812 елгы Ватан сугышында Башкорт полклары яугирләренең күрсәткән батырлыгы бар дөньяга мәгълүм. Беренче Бөтендөнья сугышында 500 меңнән артык, Икенче Бөтендөнья сугышында 800 меңнән артык якташыбыз зур батырлыклар күрсәтеп илебезнең иминлеген һәм бөтенлеген саклап калуда зур өлеш кертә. Әле дә көнбатыш һәм көнчыгыш цивилизацияләр уртасында урнашкан республикабыз һәм аның халыклары илебез өчен зур таяныч булып тора. Русиянең уңышлы һәм ныклы дәүләт булуы көчле төбәкләр һәм аларда яшәгән халыкларның тату һәм бердәм тормыш көтүенә бәйле. Гасырлар дәвамында шулай булган, булды һәм булачак. Болар барсы да үзебездән тора.
Мария ИВАНОВА.