Үзән
-17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
10 ноябрь , 09:05

Куркыныч та, авыр да хезмәт

Илебездәге кешеләрнең иминлеге өчен Русия Эчке эшләр органнарының меңләгән хезмәткәре җаваплы. Гәзитнең бу санында без РФ Эчке эшләр министр лыгының Кырмыскалы районы буенча бүлегенең җинаятьчеләрне эзәрлекләү бүлеге начальнигы, полиция майоры Азат Низаметдинов турында сөйләрбез.

Куркыныч та, авыр да хезмәт
Куркыныч та, авыр да хезмәт

Балачак хыялы
Азат Әлфәт улы җинаятьчеләрне эзәрлекләү бүлегенә 2013 елда килә. Хезмәт юлын оперуполномоченный вазыйфасыннан башлый, ә 2016 елдан әлеге бүлекчәне җитәкли.

- Эчке эшләр органнарында хезмәт итү турында мин мәктәп елларында ук хыяллана идем. Минемчә, хокук саклау органнары хезмәткәре һөнәреннән дә кирәкле һөнәр юк. Полицейский - ул иңенә җәмгыятьтә тәртип саклау буенча катлаулы бурыч йөкләнгән кеше. Бу эш мавыктыргыч вакыйгалар белән тулы, әмма чынлыкта хокук тәртибен саклау  күп көч һәм көндәлек хезмәт таләп итә, - дип сөйләде әңгәмәдәшче.

Детектив бурычлар
Эчке эшләр министрлыгының җинаятьләрне эзәрлекләү бүлеге хезмәткәр ләре җинаятьләрне ачыклау, җинаять җәзасыннан качкан, хәбәрсез югалган кешеләрне эзләү һәм мәетләрнең шәхесләрен ачыклау белән шөгыльләнә.

- Безнең хезмәт куркыныч һәм авыр,ул җинаятьчеләрне табу һәм кылган җинаяте өчен җинаять җаваплылыгыннан качарга ирек бирмәү, - диде Азат Низаметдинов.

Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә банк исәпләреннән, карталардан интернет-урлашу җинаятьләрнең иң киң таралган төре. Шулай ук соңгы елда интернет-мошенниклык очраклары да ешайды. Аларны ачу зур чыгымнар һәм көч таләп итә. Бу бик авыр эш.

Бердәм коллективта
Азат Әлфәт улы җитәкчелегендәге бу бүлектә үз эшләрен яхшы белгән тәҗрибәле оперуполномоченныйлар эшли.

- Безнең бүлекчә хезмәткәрләре үз вазыйфаларын намуслы һәм лаеклы башкаралар. Иң мөһиме - һәркем хезмәттәшенә ярдәмгә килергә әзер. Гражданнарның сәламәтлеген, гомерен һәм мөлкәтен саклау полицейскийларның бердәм эшенә бәйле бит, - дип уртаклашты Азат Әлфәт улы.
Шәхси тормышы
Азат Низаметдинов Уфа шәһәрендә туган, соңыннан әти-әнисе белән Кырмыскалы авылына күченгән. Район үзәгендәге 2нче санлы мәктәбен тәмамлагач, Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтында белем алган. Азат Әлфәт улы лаеклы хезмәт итеп кенә калмый, сөекле ир һәм кайгыртучан әти дә. Тормыш иптәше Альбина белән ике бала тәрбиялиләр.

- Гаиләм минем өчен таяныч булып тора. Якыннарыңның кайгыртуын һәм сөюен тоюдан да яхшырак нәрсә юк, - дип билгеләде әңгәмәдәшчебез.
Хөрмәтле Русия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз, авыр хезмәтегездә яңа уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм гаилә бәхете телибез.
Галия КӘРИМОВА.

Куркыныч та, авыр да хезмәт
Куркыныч та, авыр да хезмәт
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: