Кырмыскалы авылындагы “Кармаскалинцы СВОим” ирекмәннәр штабы өзлексез һәм көндәлек режимда эшли. Шул көннәрдә бәйрәм уңаеннан җанлы очрашу үтте. Аны оештыручысы - Рөстәм Маннанов җитәкчелегендәге районның запастагы чик сакчыларының җәмәгать оешмасы. Патриотик чарада Урал-Идел буе идарәлегенең “Милли Иминлек Академиясе” учреждениесе начальнигы, генерал-лейтенант Ришат Мөхәмәтшин һәм аның коллегалары, район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы Рушания Хәмәтгалимова, районның җәмәгать оешмалары вәкилләре, махсус хәрби операция зонасында катнашучы “Турист” кушаматлы яугир һәм ирекмәннәр катнашты. Абруйлы кунаклар “Кармаскалинцы СВОим” ирекмәннәр штабының эшчәнлеге белән танышты һәм эш нәтиҗәләре күрсәтелгән күргәзмәне карады. Резида Әхтәмова штабтың эшчәнлеге турында җентекле сөйләп үтте.
- Безнең волонтерлар штабына алтмышка якын кеше йөри. Алар маскировка челтәрләре үрә, алар өчен капчыклартегә, мендәрләр, окоп шәмнәре эшлиләр, яугирләр өчен урын-яту әйберләре һәм эчке кием тегәләр, беләзекләр үрәләр,
оекбаш, перчаткалар бәйлиләр, дару үләннәрен киптерәбез, яраларны дәвалау өчен мазь эшлибез. Штаб активистлары разведчиклар өчен тәгаенләнгән “леший” дигән махсус япмалар тегергә дә өйрәнде. Яугирләрнең ихтыяжларына карап, берләшмәнең эшчәнлек юнәлешләре көн дә киңәя бара.
Без, үз чиратыбызда, кулдан килгәннең барысын да эшләр без. Иң мөһиме: махсус операциядә булган егетләребез исән-имин әйләнеп кайтсын. Без аларны түземсезлек белән көтәбез,- диде Резида Шамил кызы.
Ришат Габдулхай улы ирекмәннәр эшенә зур бәһа бирде.
- Сездән башка шушы чорда очраган каршылыкларны хәл итү авыр булыр иде. Бик зур эш башкарасыз. Моның өчен сезгә зур рәхмәт. Сезгә ныклы сәламәтлек, көч һәм энергия, изге эшегездә уңышлар телим,- диде ул һәм актив гражданлык позициясе, патриотлык, волонтерлык эшчәнлегендә һәм махсус хәрби операция барышында үз бурычын үтәгән хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү өчен тәүге көннән йөк җыюда катнашканы өчен Венера Латыйпова, Валентина Яковлева, Тамара Вахитова, Зилә Сәйфетдинова, Миңлегәүһәр Алдакаева, Гәүһәр Мусина, Нуридә Вәлиева, Рәшидә Кыдрасова, Наилә Сираева, Нурия Гыйззатуллина, Рәйханә Бәшироваларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Штаб җитәкчесе Резида Әхтәмова һәм махсус хәрби операция зонасында хезмәтен тәмамлаучы Алексей Плотников “Русия Патриоты” медале белән билгеләнде. Моннан тыш, бер төркем волонтерлар муниципаль район хакимияте исеменнән Рәхмәт хаты алды.
Ирекмәннәр штабы җитәкчеләре якташлар белән даими бәйләнештә тора, шуңа күрә аларга нәрсә кирәклеген белә һәм бу юнәлештә үз эшен алып барырга тырыша. Әйткәндәй, атна саен махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм озатыла. Рөстәм Маннанов җитәкчелегендәге төркем махсус хәрби операция башланганнан алып әллә ничә тапкыр гуманитар ярдәм оештырып, аны яугирләр янына барып һәм тапшырып, якташ яугирләр белән очрашып кайткан. Тиздән алар тагы юлга чыгачак. Рөстәм Фәйзрахман улы билгеләвенчә, соңгы вакытта махсус хәрби операция зонасында кирәкле техника, корылмалар белән дә ярдәм күрсәтелә.
- Безнең ирекле эшчәнлек – Җиңүгә бәһалап беткесез өлеш. Җиңү безнең якта булачак,- диде ул.
Волонтерлыкның асылы – кешеләргә ниндидер катлаулы хәлләрдә ихлас теләктәшлек күрсәтү һәм бер-бересенә ярдәм итәргә әзер булу. Алар – гаҗәеп кешеләр, эчкерсез изге эшләр башкара, кешеләргә ярдәм итә. Зур рәхмәт аларга, ныклы сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телибез.
Туры элемтәдә Радий Хәбиров ассызыклаганча, хәзер хәрби хезмәткәрләр, махсус операциядә катнашучылар - мөһим кешеләр. Махсус хәрби операция кешеләрне берләшергә этәрде. Киләчәктә аларга ярдәм күрсәтеләчәк.
Фирүзә РӘХМӘТУЛЛИНА