Барлык яңалыклар
Дата
18 декабрь 2024, 09:05

Һәр документта – кеше язмышы

Һөнәри бәйрәм алдыннан без Башкортстан Республикасы Юстиция эшләре буенча дәүләт комитетының Кырмыскалы районындагы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Габитовага берничә сорау бирдек.

Һәр документта – кеше язмышы
Һәр документта – кеше язмышы

- Елена Әхмәтовна, үз гомерендә бер генә кеше дә ЗАГС органнарына мөрәҗәгать итми калмый…

- Чынлап та шулай. ЗАГС органнары хезмәткәрләре иң шатлыклы да, иң хәсрәтле дә минутларда кешеләр янында булалар. Иң мөһим һәм төп документларны һәркем бездән ала. Сабый дөньяга килгәч, аның тууы турындагы таныклыкны без бирәбез. Никах теркәү, уллыкка алу, баланың әтисе булуны тану, исем-фамилияне алыштыру кебек әһәмиятле мәсьәләләр дә бездә хәл ителә. Аерылышулар, үлем-җитем дә ЗАГС бүлегендә теркәлә. Бер сүз белән әйткәндә, туганнан алып соңгы минутына кадәр кешенең тормышы ЗАГС белән бәйле.

- Сер түгел, бик күпләр ЗАГС хезмәткәрләрен никахларны теркәү эше белән генә шөгыльләнә дип уйлый. 2024 елда ничә пар никахлашты?

- Ел башыннан 173 пар үзләренң мөнәсәбәтләрен теркәде.  

- Булачак ир белән хатын никахны теркәү өчен кирәкле датаны һәм вакытны үзләре сайлый аламы?

- Әлбәттә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, никахларны теркәү – сезонлы күренеш. Июль аенда без август һәм сентябрь айларына гаризалар кабул итәбез. Никахлашуның конкрет датасын парлар үзләре теләгәнчә, әмма бер ай элек, сайларга тиеш. Хәзер үк алдагы җәйгә, бигрәк тә 25.07.25. числосына алдан ук язылып куючылар бар.

- Махсус хәрби операциядә катнашучылар белән никахлашу буенча эшләр ничек тора? Ничә никахка кергән пар теркәлгән?

- 2024 елда безнең бүлектә шундый 27 никах теркәлде. Егетләрнең күбесе кыска вакытлы ялга кайткач, никахларын теркәргә тырышалар. Без һәр парларны алар мөрәҗәгать иткән көндә теркибез.

- 2024 елда районда ничә сабый дөньяга килде?

- 10 декабрьгә 185 малай һәм 162 кыз теркәлде.

- Ата-аналар балаларына нинди исемнәр бирәләр?

- Кызлар арасында Аврора, Мелиса, Теона, Рози, Элина, Умма, Мирра, Хадиджа, Ясмин, Эда Николетта, Авелина һәм Айдана, ә малайлар арасында Рәлиф, Ансель, Әсман, Фәнгиз, Имран, Радэль, Салман, Райян кебек гадәти булмаган һәм сирәк исемнәр бар. Еш кына улларына Әмир, Ислам, Алан, ә кызларын Әминә, Ясминә, Арина, Ева, Милана, Мәдинә, Амелия, Эмилия дип атыйлар.

Шунысы куанычлы, ата-аналарның күбесе туу турында таныклыкны “Бала туу” суперсервисында алу ысулын сайлый. Ул яңа туган сабый өчен иң мөһим документны тиз һәм җиңел генә рәсмиләштерергә ярдәм итә. Бу ысул әти-әниләргә коридорда чират көтеп тормаска, ә әзер таныклыкны уңайлы вакытта килеп алырга мөмкинлек бирә.

- Никахларны һәм яңа туган сабыйларны теркәүдән тыш тагын нәрсә белән шөгыльләнәсез?

- Барлык функцияләр дә законга ярашлы башкарыла. Безнең бүлек алдында торган беренче бурыч – гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау. Эшчәнлегебезнең төп юнәлеше-Граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу буенча федераль вәкаләтләрне үтәү. Алар барлыгы җиде төрле: туу, үлем, никах, никахны өзү, уллыкка алу, ата булуны билгеләү һәм исем алыштыру. Тормыш бер урында тормый, һәм анда барган төрле вакыйгалар документларга теге яки бу үзгәрешләрне кертергә мәҗбүр итә. Мәсәлән, уллыкка алу, ата булуны билгеләү яки, әйтик, кешенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме начар яңгыраса, ул аларны алмаштыра ала. Бу очракта ЗАГС бүлеге аларның үзгәрүен теркәп бара. ЗАГС - ул никахлашуларны гына түгел, ә гражданлык хәле актларын язуга төзәтмәләр һәм үзгәрешләр кертә, кабат документлар бирү, язма мөрәҗәгатьләр белән эшләү, оешмаларга белешмәләрне килешүләрдә билгеләнгән вакытка тапшыра һәм башка эшләр башкара.

- Мондый эш күләмен кемнәр башкара?

- Чыннан да, эш күп, ләкин алар барысы да мөһим һәм кирәкле. Безнең коллектив зур түгел - нибары өч кеше. Мин - бүлек җитәкчесе, Алия Рихардовна Хәйдарова - әйдәүче белгеч-эксперт һәм Раушания Фәрит кызы Сабирова әйдәүче белгеч-эксперт.  

Безнең өчен игътибарлылык, тырышлык, изге күңеллелек, кеше хәләенә керә белү кебек сыйфатлар мөһим. Эшебездә иң мөһиме - төрле сораулар белән безгә мөрәҗәгать иткән кешеләр белән аралашу. Безнең бурыч, закон нигезендә, гражданлык хәле актын теркәү, гражданинга кирәкле консультацияне вакытында бирү. Һәр документ - кәгазь бите генә түгел, аның артында билгеле бер кешенең язмышы. Моны һәрвакыт истә тотарга кирәк. Әмма без үз һөнәри эшчәнлегебезне гамәлдәге законнар нигезендә башкаручы дәүләт вәкилләре икәнебезне онытмыйбыз. Безнең эш административ регламент, инструкция, норматив-хокукый актлар белән җайга салына. Барыннан да элек закон таләпләрен, хезмәтне саклау, ягъни хәвефсезлеге һәм хезмәт тәртибен үтәргә кирәк. Теләсә нинди хата күңелсез нәтиҗәләргә китерергә, хәтта акт язмасын гамәлдән чыгаруга китерергә мөмкин. Безнең эштә бу ярамый.

Йомгаклап, ЗАГС бүлеге ишекләрен тормышларында яхшы вакыйгалар кичергән клиентлар ешрак керсен, аларның өйләренә бәла-казалар һәм авырулар сирәгрәк үтсен иде, дип әйтәсе килә.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Светлана КАРПОВА әңгәмәләште.

 

Һәр документта – кеше язмышы
Һәр документта – кеше язмышы
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: