Хәзерге вакытта районда прокурор вазыйфасын 2021 елның маенда билгеләнгән, прокуратура органнарында тикшерүчедән алып район прокурорына кадәр хезмәтнең барлык баскычларын узган өлкән юстиция киңәшчесе Айдар Исламов башкара.
Айдар Рәлиф улы – заманча фикер йөретүче, перспективалы җитәкче, инициативалы һәм грамоталы прокурор, чын профессионал һәм Ватаныбызның патриоты. Берничә буын прокурор хезмәткәрләрен тәрбияли, тәҗрибәсен юриспруденциядә генә түгел, тормышта да куллана.
Берничә тапкыр Русия Федерациясе Генераль прокуроры һәм Башкортстан Республикасы Прокуроры тарафыннан бүләкләнгән.
Төп бурычы итеп гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклауны, кешеләргә анык ярдәм күрсәтүне күрә, үзенең кул астындагыларны шул эшчәнлеккә юнәлдерә. Прокурор гражданнарны кабул итә, юридик ярдәм күрсәтә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына гамәлдәге законнарны аңлата.
Аның урынбасары Марсель Яһудин район прокуратурасында 2023 елның апреленнән бирле эшли. Прокуратура органнарында хезмәтен 2010 елда Мәләвез районара прокуратурасында ярдәмче, аннары прокурорның өлкән ярдәмчесе вазыйфасында башлаган. 2012 елның ноябрендә республика прокуратурасының үзәк аппаратына күчерелә һәм Кырмыскалы районына билгеләнгәнче шунда эшләгән.
Анастасия Тимербаева - прокурорның өлкән ярдәмчесе. 2022 елда В.Ф.Яковлев исемендәге Урал дәүләт юридик университетын тәмамлаган. Шул ук елда үзенең хезмәт эшчәнлеген Салават районы прокуроры ярдәмчесе булып башлый. 2024 елның февраленнән күзәтчелек ведомствосында хезмәт итү өчен Кырмыскалы районына күчерелгән.
Прокурор ярдәмчесе вазыйфасын Ильяс Хаҗиев башкара. 2022 елда Башкорт дәүләт университетының хокук институтын, ә 2024 елда шул ук университетта магистратураны тәмамлаган. Прокуратура органнарында 2023 елдан бирле эшли, хезмәт эшчәнлеген Үзәк аппаратта башлый, 2024 елның декабреннән безнең районга күчә. Ильяс Хаҗиев мәктәп эскәмиясеннән үк тормышын юриспруденция белән бәйләргә, җәмгыять һәм дәүләт файдасына эшләргә карар иткән.
Әйдәүче белгеч Луиза Батталова тумышы белән Кырмыскалы авылыннан. Район үзәгендәге С.М. Чугункин исемендәге мәктәпне тәмамлагач, Уфа энергетика колледжының юридик факультетында, аннары Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университетында укып, икътисадчы һөнәрен ала. Луиза Батталова күп еллар статистика бүлегендә эшләгән, ә 2023 елдан бирле прокуратурада эш җитештерүче вазыйфасын башкара.
Ирек Кадаев район прокуратурасының тәҗрибәле водителе. Озак еллар “Шәйморатов” колхозында, аннары Кырмыскалы авыл Советында водитель булып эшләгән. Аның автомобильне һәрвакыт төзек, прокуратура кушуы буенча теләсә кайсы вакытта китәргә әзер.
Техник хезмәткәр Җәүһәрия Кулгунина 40 елдан артык биредә чисталык һәм уңайлылык булдыра, тәртиптә тота.
Прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз һәм эшләрендә уңышлар, иминлек һәм һөнәри казанышлар телибез.
Марина ВИКТОРОВА.