Күпләр кебек үк, Марсель Рифгать улы да үз һөнәрен очраклы сайламаган. Аның әтисе Рифгать Рәмил улы 25 елдан артык районның ЮХХДИдә хезмәт иткән һәм хәзер лаеклы ялда.
- Балачактан ук әти янына эшкә килергә ярата идем. Миңа атмосфера, форма, экипировка ошый иде. Хәзер минем улым да минем һәм әти кебек полиция хезмәткәре булырга тели. Ул да, бик рәхәтләнеп минем эшемә килә, башка малайлар кебек үк, пистолетлар, рацияләр белән мавыга, - дип уртаклашты әңгәмәдәшчебез.
Марсель Халиковның сүзләренә караганда, әтисе кечкенәдән үк һөнәргә һәм бурычка тугрылык тәрбияләгән, ә әнисе, Фирүзә Гыйльметдин кызы - хезмәт сөючәнлек һәм тирә-юньдәгеләргә хөрмәт.
Марсель Рифгать улы Кырмыскалы авылында туып-үскән. Кырмыскалы авылының 1 нче санлы мәктәбен тәмамлаганнан соң, Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтына укырга керә.
Хезмәт эшчәнлеген 2007 елда Уфаның Дема районында оперуполномоченный буларак башлый. Соңрак Кырмыскалы районына эшкә күчә һәм 2011 елга кадәр участковый булып эшли. Уфа шәһәрендәге патруль-пост хезмәтендә хезмәт итә, ә аннары яңадан туган ягына кайтып, юл-патруль хезмәте инспекторы, аннары административ законнарны үтәү буенча инспектор, административ күзәтчелек өлкән инспекторы булып эшли. Агымдагы елның 3 июненнән Кырмыскалы районы буенча ЮХХДИ начальнигы вазыйфасын башкара.
Хәвефсезлек сагында
Марсель Халиков үз эшенә зур җаваплылык белән карый һәм хезмәттәшләре белән бергә һәр юл-транспорт һәлакәтен җентекләп анализлый. Аның фикеренчә, юллардагы төп проблемаларның берсе - аек булмаган машина йөртүчеләр. Җәй җитүгә, урамнарда мотоцикллар, скутерлар һәм элек тросамокатлар күбәя.- Водитель, исерек килеш транспорт белән идарә итүче, законны руль артына утырган вакытта ук боза. Шуңа күрә мондый хокук бозуларны профилактикалауга аерым игътибар бирелә, - дип билгеләде полиция капитаны. - Мототранспорт водительләр өчен дә, җәяүлеләр өчен дә җитди проблема булып тора. Аның популярлыгы үсә, шуңа күрә аварияләр куркынычы да арта. Безнең районда балигъ булмаганнар төрле авырлыктагы җәрәхәтләр алган очраклар да булды инде. Моның өчен җаваплылык беренче чиратта ата-аналарда ята. Балага мототранспорт алган очракта, алар нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуын аңларга тиеш.
Бердәм команда - уңыш нигезе
Кырмыскалы районының ЮХХДИ бүлекчәсендә Марсель Рифгать улы җитәкчелегендә 13 хезмәткәр хезмәт итә.- Безнең эш гади генә түгел. Бу эштән соң калып эшләү, дежурстволар, даими профилактик операцияләр, - диде ул. - Коллектив тату һәм бердәм. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә без куелган бурычларны нәтиҗәле хәл итәбез һәм юлларда тәртип булдырабыз. Мин һәр хезмәткәр белән горурланам һәм без бергә тагын да зур уңышларга ирешербез дип ышанам. Барысына да профессиональлек, җаваплылык һәм эшкә намус белән караганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең хезмәтегез аркасында без югары нәтиҗәләргә ирешәбез һәм юлларыбызны хәвефсез итәбез. Хезмәттәшләремне һәм хезмәт ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм! Ныклы сәламәтлек, иминлек һәм яңа казанышлар телим. Һәр көн шатлык һәм эштән канәгатьлек китерсен. Һөнәрнең катлаулылыгына, буш вакытлары аз булуга карамастан, Марсель Халиков гаиләсенә дә вакыт бүлергә тырыша. Хатыны Регина белән бергә алар ике бала тәрбиялиләр.
- Минем өчен гаилә - һәрвакыт шатланып кайта торган урын. Якыннарым мине көтәләр һәм яраталар. Минем гаилә - минем таянычым, - диде ул.
Район гәзите редакциясе районның ЮХХДИ хезмәт кәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый. Намуслы һәм тугры хезмәтегез өчен рәхмәт. Эшегездә һәрвакыт ышанычлы дусларыгыз, ә гаиләгез ныклы таянычыгыз булсын.
Галия КӘРИМОВА.