Хезмәт еллары
Дамир Фазлыев Совет Армиясе сафларына 1984 елда алына. Аның хәрби биографиясе җыю пунктыннан башлана. Яшь егетне Балтийск шәһәренә - диңгез частьлары өчен белгечләр әзерләү буенча уку үзәгенә җибәрәләр. Аннары Балтыйк
флотына билгеләнә.
- Хәрби-диңгез флотында хезмәт итү һәрвакыт дәрәҗәле булды, - дип искә ала Дамир Тимерхан улы. - Ул җиңел булмаса да, күпләр анда эләгергә, бу үзенчәлекле диңгез романтикасын тоярга тели. Кемдер корабль, кемдер диңгез пехотасы турында хыяллана, ә кемнедер су асты көймәләре кызыктыра. Миңа исә “Настойчивый” эсминцасында хезмәт итү бәхете тиде.
Хезмәт вакытында Дамир Фазлыев өлкән матростан взвод командиры урынбасарына кадәр юл үтә. Аның җитәкчелегендә 15 кеше булган. Аларның бурычларына корабльгә хезмәт күрсәтү, ремонт ясау һәм аны азык-төлек белән тәэмин итү керә. Экипаж өчен әһәмиятле вакыйга “Көнбатыш – 1984” эре масштаблы өйрәнүләрендә катнашу була.
- Балтыйк флотында хезмәт итү иң яхшы хатирәләр калдырды. Хәтта миңа анда калырга да тәкъдим иттеләр, ләкин мин туган ягыма кайтырга булдым, - ди әңгәмәдәшчебез.
Вазыйфаларын намуслы башкарганы өчен Дамир Тимерхан улы берничә тапкыр командование Рәхмәтенә лаек була.
Флоттан соңгы тормыш
Тумышы белән Дамир Фазлыев Олыкүл авылыннан. Урындагы мәктәпнең унынчы сыйныфын тәмамлагач, ул ДОСААФ курсларында водитель һөнәрен ала. Армия хезмәтеннән соң бу белгечлеккә кире кайта һәм бүгенге көндә дә шунда эшли.
Актив тормыш позициясе һәм флотта алган чыныгу Дамир Тимерхан улына һәрвакыт ярдәм итә. Гаиләсеннән дә уңа ул. Тормыш иптәше Гөлназ Шамил кызы белән өч дистә ел инде тату гомер итәләр. Өч бала: кызлары Диана һәм Рианна, улы Ремирны үстергәннәр. Өлкән кызы Диана Уфада яши. Улы Ремир әтисе юлыннан китеп, хәрби-диңгез флоты сафларында хезмәт итә һәм Мәскәүдә Кызыл мәйданда Җиңү Парадында катнашу бәхетенә ирешә. Кече кызлары Рианна Кырмыскалы авылының 2нче санлы урта мәктәбенең 9нчы сыйныфында укый.
Дамир белән Гөлназ балаларының кайгыртучанлыгы һәм игътибары белән әйләндереп алынган бәхетле әти-әниләр.
Дамир Фазлыевның тарихы - флотта хезмәт итү елларының буыннар арасында ныклы бәйләнеш тудыруының ачык мисалы. Русия Хәрби-Диңгез Флоты көне алдыннан гомерләрен диңгез белән бәйләүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, какшамас батырлык һәм күңел күтәренкелеге телибез.
Светлана ӘХМӘТҖАНОВА.
Фото гаиләнең шәхси архивыннан алынды.