Үзән
-11 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дата
12 октябрь , 09:05

Үз эшенә тугры булган водитель

Иртән-иртүк “Уңыш” җәмгыятенең техника урнашкан гараж территориясендә, барлык хезмәткәрләр үз транспорты янына ашыга иде, кемдер машинасын кыздыра, кемдер техникасын тикшерә. Кыскасы, барысы да бердәмләшеп, басуга уңыш җыярга чыгарга әзерләнә. Анда без КамАЗ водителе Венер Ярмөхәммәтовны очраттык һәм үзенең эше турында сөйләвен сорадык.

Үз эшенә тугры булган водитель
Үз эшенә тугры булган водитель

Венер Флюр улы Прибельский авылында туган, гаиләдә алар өч малай һәм бер кыз үскәннәр. 1976 елда ул урындагы мәктәпне тәмамлый. Мәләвез автомәктәбендә водитель һөнәренә укый, аннары ике ел армиядә хезмәт итә. 1979 елда Прибельский авылындагы сөт заводында водитель булып эш башлый. Завод ябылганнан соң, сигез ел машина-трактор станциясендә эшләп ала һәм хәзерге вакытта - “Уңыш” җәмгыятендә КамАЗ машинасы водителе.

Венер Флюр улы тормыш иптәше Альмира Исламетдин кызы белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Улы Марат һәм кызы Венера үз гаиләләре белән яшиләр. Аларны дүрт оныгы сөендерә. Уңган һәм тырыш гаилә бергәләп хуҗалык алып баралар, мал, күпләп каз асрыйлар, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерәләр.

- Иртән-иртүк басуга урып-җыюга чыгабыз. Водитель булып мин монда инде дүрт ел эшлим. Автомәктәпне тәмамлап, әлеге көнгә кадәр һәрвакыт водитель булдым, 49 елдан артык стажым бар. Миңа үз эшем ошый, ул игътибарлылык һәм җаваплылык таләп итә, - дип сөйләде Венер Флюр улы.

Авыл җирендә водительнең эше һәрвакыт җитәрлек. Аның өчен, хуҗалыкның башка хезмәткәрләре кебек үк, кызу эш вакыты яздан башлана һәм көзгә кадәр, иртәннән алып кичкә кадәр дәвам итә. Чәчү һәм урып-җыю вакытында бернинди 8 сәгатьлек эш көне турында сөйләргә туры килми. Мәсәлән, урак өсте, аның вакытында комбайннардан ашлык ташучы яисә техникага ягулык салуда катнашкан водительнең роле бәяләп бетергесез. Хәтта аз гына өзеклекләр дә ярамый, чөнки бөтен эш барышы тукталырга мөмкин. Әмма хуҗалыкта эшләгән дәвердә, бүлекчә управляющие Радмир Миһранов әйтүенчә, Венер Ярмөхәммәтов мондый ритмга өйрәнгән инде, һәм бу "көн режимы" аның өчен әллә нинди уңайсызлыклар тудырмый. Техника тәртиптә булганда, Венер Флюр улы фикеренчә, эш тә бара: "Иң мөһиме, ялкауланмаска һәм һөнәри бурычларыңны намус белән башкарырга".

Венер Ярмөхәммәтовның төп казанышларының берсе дип, җитәкчелек һәм эштәге иптәшләре, аның үз эшенә аеруча игътибарлы һәм киң күңелле булуын әйтәләр. Хуҗалыкта эшләгән дәвердә ул үзен намуслы һәм җаваплы хезмәткәр итеп күрсәтте. Бәйрәм алдыннан барлык авыл хуҗалыгы эшчәннәрен котлыйбыз, аларга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телибез.

Гөлчәчәк ӘСӘДУЛЛИНА.

 Автор фотосы.

Үз эшенә тугры булган водитель
Үз эшенә тугры булган водитель
Автор: Гульчачак Асадуллина
Читайте нас