Барлык яңалыклар
Дата
4 ноябрь 2025, 09:05

Халыклар бердәмлеге көне

Ел саен, 2005 елдан башлап, 4 ноябрьдә русиялеләр төп дәүләт бәйрәме - Халыклар бердәмлеге көнен билгелиләр. “Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Халыклар бердәмлеге көне – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам итүнең күркәм билгесе. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.

Халыклар бердәмлеге көне
Халыклар бердәмлеге көне

Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән. Моннан дүрт гасыр элек үз дәүләтчелеген саклап калу өчен барган авыр көрәштә Русия халкы зур җиңүгә ирешә. Башкаланы поляк баскыннарыннан азат итү илнең күтәрелешенә этәргеч бирә.

XVII гасыр башында Русия өчен куркыныч сәяси хәл урнаша. Патша династиясе “өзелгәннән” соң, күп кенә боярлар ил тәхетенә омтыла. Халык үзенең бердәмлеген югалта, җирләребез дошманнар өчен җиңел табышка әйләнә. Русия байлыгына өметен сузган “күршеләр” бу таркаулыктан файдаланып калырга уйлый.

1611 елның сентябрендә Түбән Новгородтан шәһәр старостасы Кузьма Минин, Русияне азат итү өчен ополчение төзүдә ярдәм күрсәтергә чакырып, халыкка мөрәҗәгать итә. Үзе беренче булып хәрби ихтыяҗлар өчен зур суммада акча бирә. Ополчениенең хәрби җитәкчесе итеп бертавыштан князь Дмитрий Пожарский билгеләнә.

1612 елның гыйнварында ополчение Түбән Новгородтан Мәскәүгә юнәлә. Юлда аларга шактый кеше кушыла. 22 октябрьдә Кремльне штурмлау башлана. Ике көннән соң поляклар бирелә. Ополчение тантаналы рәвештә башкалага керә.

Башкала азат ителгәннән соң, Русиядә дәүләт хакимиятен тергезү, яңа патша сайлау мәсьәләсе килеп баса. 1612 елның ноябрендә ополчение җитәкчеләре, алдан ышандырганча, земство җыенын чакыру турында хәбәр тарата. 1613 елның гыйнварында Мәскәүдә 700 тирәсе кеше катнашлыгында Олы җыен үткәрелә. Яңа патша сайлау мәсьәләсе айдан артык тикшерелә. Нәтиҗәдә, тәхеткә Романовлар династиясенең беренче вәкиле – 16 яшьлек Михаил Романов утыра. Урыс халкын берләштерү илне һәлакәттән, юкка чыгудан саклап кала.

Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский патша тарафыннан бүләкләнә. Дмитрий Пожарскийга – бояр, Кузьма Мининга дворян чиннары бирелеп, алар зур гына вотчинага ия була.

Бүген исә Русия Федерациясе халыклары бердәмлеге көне илнең тарихи үсешен дәлилләп кенә калмый, Русиянең бәйсезлеге һәм аның бөтенлеген раслаучы көн буларак та бәйрәм ителә.

Күп гасырлар дәвамында 100дән артык милләт һәм төрле конфессиядән булган кешеләр яшәгән безнең Башкортстан өчен халыклар бердәмлеге аеруча мөһим. Хәзер Русия Федерациясендә дүрт яңа субъект барлыкка килде. Моңа кадәр 2014 елның 18 мартында Кырымда һәм Севастопольдә бөтенхалык референдумын уздырганнан соң Русиягә аның тарихи булган территорияләре әйләнеп кайтты. Тарихтан күренгәнчә, иң кыен вакытларда, шартларда Русиянең төрле милләт, дин вәкилләренең килешүе төрле авырлыклардан чыгарга, алга таба барырга, үсәргә этәргеч биргән. Без дә, туган илебезне-җиребезне яратып һәм аның үсеше өчен берләшеп, бер-беребезне хөрмәт итеп, гасырлар дәвамында дус-тату, тыныч, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешеп яши алабыз. Күпмилләтле Башкортстан өчен дә Халыклар бердәмлеге көне төрле милләт һәм дин вәкилләренең берләшү билгесе булып тора.

Бу көн безнең өчен аерым бер мәгънәгә ия. Республикабыздагы бердәмлек ул — милләтләрнең килешеп яшәвенең күркәм бер үрнәге. Һәм милләтләрнең үзара татулыгы туган җиребез тынычлыгын һәм үсешен тәэмин итә.

 Интернет челтәреннән алынды.

Бәйрәм белән!

Хөрмәтле кырмыскалылар! Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм! Бу дәүләт бәйрәме халыкларның, җәмгыятьнең бердәмлеге идеясен үз эченә ала. Башкортстан халыклары туган республиканың иҗтимагый-сәяси тотры- клылык, милләтара һәм конфессияара татулык шартларында үсүе белән горурлана. Төрле милләтләр дуслыгы һәм хезмәттәшлеге эшенә безнең район да зур өлеш кертә. Уртак тырышлык белән без киләчәктә дә җәмгыятебездә тынычлык һәм иминлекне ныгытачакбыз, дип ышанам. Сезгә сәламәтлек, бәхет, оп- тимизм һәм туган районыбыз, күпмилләтле Башкортстан һәм бөек Русия хакына яңа казанышлар телим.

Альфир САБИРОВ, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Халыклар бердәмлеге көне
Халыклар бердәмлеге көне
Автор: Гульчачак Асадуллина
Читайте нас