Үзән
-12 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дата
8 декабрь 2025, 09:47
2

Күңел кушуы буенча ярдәм итә алар

Бүгенге катлаулы заманда ирекле хәрәкәт чын мәгънәсендә бөтенхалык хәрәкәтенә әверелде. Русиядә “волонтерлар” һәм “ирекмәннәр” - күңел кушуы буенча чын күңелдән ярдәм итүче кешеләр.

Күңел кушуы буенча ярдәм итә алар
Күңел кушуы буенча ярдәм итә алар

Безнең геройлар - Ефремкино авылында туып үскән Анатолий Николаевич Михайлов һәм Валерий Владимирович Кузьмин Ватанны саклаучы хәрби операциянең беренче көннәреннән үк, безнең сугышчыларга ярдәм итүчеләр сафына бастылар. Алар икесе дә ут аша үткәннәр: берсе - Әфганстанда, икенчесе Чечняда интернациональ бурычын үтәгәннәр. Нәкъ шушы хәрби туганлык тәҗрибәсе аларга, башкаларга караганда, алгы сызыкта торучыларга нәрсә кирәклеген аңларга мөмкинлек бирә.

 “Сез моны ни өчен эшлисез?” - дигән сорауга, Анатолий Николаевич: “Җиңү хакына егетләргә ярдәм итәргә кирәк!” - дип гади һәм ачык итеп җавап бирде. Бу чын хәрби сүзләре. Ватанны саклаучылар көне алдыннан ул “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсеннән волонтерлык штабы эшенә шәхси өлеш керткәне өчен Рәхмәт хаты алды.

Авыл халкы, аның ышанычлыгын белеп, аңа җаваплы миссия - акча җыю һәм адреслы бүлеп бирүне ышанып тапшыралар. Аның башлангычы белән шактый эшләр башкарылды. Авыл мәдәният йорты директоры В.Г.Иванованың инициативасы һәм Н.А. Иванова җитәкчелегендәге авыл Советы хакимиятенең ярдәме белән маскировка челтәрләре һәм башка кирәкле ярдәм өчен материаллар сатып алынды.

2023 елның июль ахырында Анатолий Николаевич хәрби хәрәкәтләр ветераны Рәфит Килдияров белән бергә махсус хәрби операция зонасына йөкне шәхсән озатып йөргән. Сугышчылар белән турыдан-туры элемтәдә тору аркасында ярдәм адреслы алып барыла. Әнисе Раиса Лукинична улы белән горурлана һәм, күп кенә авылдашлары кебек, уртак эшкә үз өлешен кертә.

Валерий Владимирович Кузьмин да бәяләп бетергесез өлеш кертә. 2025 елның 9 Маенда, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы көнендә, аңа волонтер медале тапшырылды. Махсус хәрби операциянең тәүге көннәреннән үк аның ике туган абыйлары Илебез сагына бастылар һәм үзләрен мәңгегә каһарманнар сафына керттеләр.

“Армия сезгә нәрсә бирде?” – дигән сорауга “Үзеңә ышаныч һәм кылган гамәлләрең өчен җаваплылык хисе”, - дип җавап бирде. - Балалар язган хатлардан алып эре техникага кадәр, теләсә нинди волонтерлык эшчәнлеге мөһим. Барысы да Җиңү өчен эшләнелә. Безнең үрнәк – ата-бабаларыбызның данлы тарихы, - дип ышана ул.

Гаиләсе - ышанычлы тылы аның. Хатыны Елена Александровна һәм ике улы аңа һәрвакыт ярдәм итәләр. Әнисе, Нина Александровна, хезмәт сөючәнлеге белән генә түгел, ә актив гражданлык позициясе белән дә үрнәк булып тора. Ефремкино авылы волонтерлары тарафыннан үрелгән һәр маскировка челтәренә ул күңел һәм куллары җылысын сала, финанс яктан да ярдәм итәргә тырыша.

Бигрәк тә шул авылда туып, әлеге вакытта читтә яшәүчеләрнең якташларына ярдәм итүләрен дәвам итүләре сөендерә. Һәркемнең, ветераннан алып гади авыл кешесенә кадәр, бу уртак эшкә керткән өлеше чыннан да бәяләп бетергесез. Бу - йөрәк түреннән чыккан ярдәмнең данлы йолаларын дәвам итүче чын халык бердәмлеге.

Юлия КУЗЬМИНА, мәгариф ветераны.

Күңел кушуы буенча ярдәм итә алар
Күңел кушуы буенча ярдәм итә алар
Автор: Гульчачак Асадуллина
Читайте нас