

Чик сүзе тирән мәгънәгә ия. Һәр җирдә гади халыкның тыныч тормышын тәэмин итүче уяу сакчыларыбыз бар. Запастагы чик сакчыларының үз бәйрәмнәрен бергә җыелып билгеләп үтә торган йола районыбызда күптән яшәп килә. Ел саен хәрби хезмәт елларын искә төшереп очрашулар уздыралар, спорт уеннарына яшь буынны да җәлеп итеп патриотик рухында тәрбияләүгә үзләреннән өлеш кертәләр алар.
Ватан сакчысы булу - ир-егетнең дәрәҗәсен тагын да арттыра. Бүгенге көндә дә Ватаныбыз чиген саклаган асыл егетләребез безнең арада бар. Шуларның берсе – Кабак авылында яшәүче Рөстәм Сәдретдинов.
Ул 1986 елның 3 апрелендә Сәдретдиновлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга туа. Кабак авылының 2нче санлы урта мәктәбендә белем ала. Тугызынчы сыйныфны уңышлы тәмамлап, Уфа шәһәренең ягулык-энергетика колледжына укырга керә һәм эретеп ябыштурычы һөнәрен ала. Соңыннан армия хезмәтенә алына. Рөстәм Гаяз улы Камень-Рыболов шәһәренең уку үзәгенең 2097нче хәрби частенә эләгә. Аннан соң, Пограничник касабасының 2019нче хәрби частендә була. Соңыннан 9нчы санлы "Подколочная" чик буе заставасында илебезнең Кытай белән чиген саклый. 2006 елда демобилизацияләнә.
- Бергә хезмәт иткән иптәшләрем белән аралашып торабыз. Хатирәләргә бирелеп, төрле хәлләрне искә алабыз. Районда Рөстәм Маннанов җитәкчелек иткән, үзебезнең запастагы чик сакчыларының төркеме бар. Без төрле чараларга, һәйкәл, мемориаль ачу тантаналарында катнашабыз. Шулай ук патриотик рухта очрашулар, митинглар гел үткәрелеп тора. Иптәшләр белән җыелышып, махсус хәрби операция зонасында булган якташларыбызга гуманитар йөк, машиналар җибәрәбез, - дип сөйләде Рөстәм Гаяз улы.
Ул, Туган ягына кайткач, өйләнә, 2012 елда Риана исемле кызлары туа. Әле вакытта Рөстәм Гаяз улы төзелеш эшләре белән шөгыльләнә. Буш вакытында ул волейбол уйнарга, балык тотарга ярата.
Районның барлык чик сакчыларын бәйрәм белән котлыйбыз. Барыгызга да хезмәт иткән иптәшләрегезне онытмаска, хәрби туганлыкны ныгытырга һәм киләчәк буын яшьләренә бу сыйфатларыгызны җиткерүегезне телибез.
Гөлчәчәк ӘСӘДУЛЛИНА.
Фото гаилә архивыннан алынды.