Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Динебез, йолаларыбыз
5 сентябрь 2017, 16:32

Корбан гаете – изге бәйрәм

Бельскийда Корбан гаетенә ныклы әзерләнделәр. Староста М.Галиуллин җитәкчелегендә авыл халкы мәчет бинасында төзәтү эшләре алып барды.

- Бәйрәмгә кадәр төп эшләрне төгәлләп өлгердек, хәзер буяу эшләре генә калды. Безгә ярдәм кулы сузганнарга, акча җыйганнарга, шулай ук авыл биләмәсе хакимиятенә һәм иганәчеләр, асылда, Р.Ә.Хаҗиевка рәхмәт белдерәсе килә, - диде Мөнир Габделбакый улы.
Иске Шәрәй авылында иртән-иртүк авыл халкы, ягъни 50гә якын кеше, бәйрәмгә җыелды. Имам-хатыйб Илшат Чыңгызов мөселманнарны Корбан гаете белән котлады һәм Коръәннән сурәләр укыды. Йолага ярашлы, намаздан соң сарык суелды. Ул йола бик борыннан килә. Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә Ибраһимга үзенең улы Исмәгыйльне корбан итәргә кушкан. Улын корбан итәргә алып барганда, Аллаһның рәхмәтеннән сөрелгән шайтан аңа: “Сине әтиең үтерергә алып бара. Кач, тизрәк”, - ди. Әти-әнисенең сүзеннән чыгарга өйрәнмәгән бала: “Мин Аллаһы әмеренә каршы килмим. Әтием барын да белеп эшли”, - дип риза була. Ләкин Аллаһы Тәгалә Исмәгыйльне саклап кала - әти кешенең кисәр өчен кулындагы пычагы үтми һәм күктән корбан итәргә дип, Аллаһы тарафыннан бәрән төшерелә. Шул көннәрдән бирле тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуына, кешеләр мәнфәгатен кайгырту, аларны ярату һәм ярдәм кулы сузуга нигезләнгән бер йола итеп Корбан гаете билгеләп үтелә.
Бәйрәмдә шулай ук Сахай авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Ришат Хөснетдинов һәм район кулланучылар җәмгыяте рәисе Рәвис Хаҗиев катнашты. Алар җыелучыларны бәйрәм белән котлады һәм изге ниятләр, якты хыяллар тормышка ашуын, киләчәктә дә районыбыздагы төрле дин һәм милләт вәкилләренең бердәм яшәвен теләде.
Ринат Шәйбәков.
Читайте нас: