- Рамазан хәзрәт, иң тәүдә догага төгәл билгеләмә биреп үтегез әле.
- “Дога” сүзе гарәп теленнән “ялвару”, “сорау” дип тәрҗемә ителә, шәригатьтә исә дога ул – Аллаһка мөрәҗәгать итеп, Аннан нәрсәдер өмет итү. Пәйгамбәребез(г.в.с) бер хәдисендә әйтә: “Аллаһы Тәгалә сезнең дога кылу нияте белән югарыга күтәрелгән догагызны кабул итмичә буш төшерергә оялыр”, - ди.
Галимнәребез доганы өч төргә бүлә. Беренчесе: шунда ук кабул ителә торган догалар. Кемдер Аллаһтан шифа, сәламәтлек яки башка нәрсә сорап дога кыла һәм озак та үтми ул сораганын ала. Без барыбыз да менә шулай булуын телибез – сорадың да, шунда ук кабул да булды. Әмма Аллаһы Тәгалә үзе яхшырак белүче. Кайвакыт бер көннән, бер айдан яки бер елдан соң безгә ярдәм күбрәк кирәк булганын белеп, Аллаһы Тәгалә бу доганы кабул итә, әмма аңа соңрак – безгә чын-чынлап кирәк булган вакытта җавап бирә.
Өченче төр догага Аллаһы Тәгалә бу дөньяда түгел, Кыямәт көнендә җавап бирә. Кыямәт көне җитеп, без Җәннәт белән Җәһәннәм арасында калган вакытта Аллаһы Тәгалә безнең догабыз турында искә төшерә.
- Дога кылу тәртибе ничек булырга тиеш?
- Доганың үз әдәпләре бар. Беренчедән, без чиста булырга тиешбез. Биредә тән чисталыгы да, җан чисталыгы да исәпкә алына. Икенчедән, йөзебез белән кыйблага юнәлү тиешле. Өченчедән, кулларыбызны учларны югары каратып күтәрәбез. Дога кылыр алдыннан шәхсән үзең өчен нәрсәдер сораганчы Аллаһны мактарга, пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһиссәләмгә салават-шәриф әйтергә кирәк. Аннан соң барлык пәйгамбәрләр, сәхабәләр, галим-остазларыбыз, вафат булган туганнарыбыз өчен дә хәер-дога кылып, ахырда гына үз хаҗәтләреңне Аллаһка белдерү хәерле була. Дога ахырында тагын салават әйтеп тәмамлау тиешле. Чөнки Пәйгамбәребез Мөхәммәд: “Ике салават арасында дога кабул була”, - дигән.
- Доганы гарәпчә уку кирәкме, әллә татарча да ярыймы?
- Иң мөһиме, дога ихластан кылынырга тиеш. Гарәпчә берничә дога яттан белүче кешеләргә иң элек шул догаларны укырга кирәк. Ә телне, гарәпчәне белмәгән кардәшләребез доганы туган телләрендә кыла.
- Дога кабул була торган аерым вакытлар буламы?
- Пәйгамбәребез билгеле бер вакытта Аллаһы Тәгалә догаларыбызны һичшиксез кабул итә дип әйтеп калдырган. Шундый вакытларның берсе – җомга көнендә. Хаҗда мөселманнар Гарәфә тавында басып торганда укылган догалар, Рамазан аенда ураза тоткан кешеләрнең ифтар алдыннан укылган догалары да кабул була, диләр. Шулай ук Кадер кичәсендә, Бәраәт кичәсендә теләнгән теләкләр дә Аллаһы Тәгаләгә барып ирешер, Иншаллаһ.
- Кемнәрнең догасы кабул була?
- Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу турыда бер хәдисендә болай дигән:
«Өч төрле кешенең догасы кабул булыр: җәбер-золым күргәннәрнең, мөсафирның һәм ата-ананың балаларына карата кылган догалары».
«Өч кешенең догасы кире кайтарылмас: авыз ачуга кадәр ураза тотучының, гадел хөкем итүче дәүләт башлыгының, золымга очраган кешенең. Аллаһ боларның догаларын болытлар өстенә чыгарыр, күк капусларын ачыр һәм шулай дияр: «Дан вә гыйззәтем белән ант итәмен ки, бер заман соң булса да сиңа ярдәм итәрмен». Бу хәдисләрнең, һәрберсендә мәзлумнарның догалары кабул булачагы турында әйтелә.
Эльвира Хөснетдинова әңгәмәләште.