Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Динебез, йолаларыбыз
5 декабрь 2017, 13:24

Мәчетле авылда бәхет бар

2010 елда Сарт-Науруз авылында мәчеткә нигез салынды һәм 4 ел дигәндә ул ишекләрен ачты.

Бу эш җиңелдән булмаса да, ул авыл хал­кының бердәмлеген, татулыгын, ярдәмчел һәм изге күңелле булуын күрсәтте. Бу изге эштә башлап йөрүчеләргә аеруча рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә, алар өйдәге эш­ләрен калдырып, вакытларын жәлләми күп­ме көч салдылар. Шуларның берсе - Фәзит Габделгафур улы Төхвәтуллин, кызганычка каршы, мәчет ачылганын күрә алмады, мәрхүм булып китте. Мөнирә Мәгафур кызы Ягафәрова, аның тормыш иптәше Галимҗан абый, Альфира Хаҗигали кызы Мортазина, Резида Риза кызы Алтынбәкова һәм барлык авыл халкы мәчетебезне күтәрүдә зур өлеш кертте. Шулай ук “Урал” фонды, район һәм авыл биләмәсе хаки­миятләренә чиксез рәхмәтлебез.
Бердәм көч белән 2014 елда сафка кертелгән мәчет, Аллага шөкер, бүгенге көндә килгән һәр кешенең күңеленә иман нурлары өләшеп, бик матур эшли. Биредә намазлар укыла, бәйрәмнәр оештырыла, дин сабакларын өйрәтү буенча дәресләр үткәрелә. Мәчетле авылда бәхет бар, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит.
Руслан Котлыяров,
Сарт-Науруз авылының имам-хатибы.
Читайте нас: