... 1909 елда авылның күренекле кешеләре Кәрим, Шәрифулла байлар халык ярдәме белән алты почмаклы зур мәчет салдыралар. Халык динле икән, бу алар өчен дә зур шатлык була. Шул ук елда мәчеттә башлангыч мәктәп ачалар. Гарәп телен, Коръән сурәләрен өйрәнәләр. Шулай ук анда арифметика, тарих кебек фәннәр дә укытыла. Авыл халкы намаз укый, соңгы хәбәрләр белән таныша, киләчәккә планнар кора. Тик илдә тынычлык юк. 1914 ел – империалистик сугыш, Гражданнар сугышы, җимереклек, дингә куылу еллары.
1929 елга кадәр мәчет эшли, ләкин тиздән аны ябарга, манарасын кисәргә, дигән боерык килә. Бер төркем комсомол әгъзалары манараны кисеп төшерәләр, ярымайны җиргә ыргыталар. Нәрсә генә булмасын, дин бирешми. Теге яки бу йортка җыелып, намаз укыйлар, дини бәйрәмнәрне үткәрәләр.
... Мәчетне кызыл почмакка әйләндерәләр. Яшьләр шунда җыелышып, җырлап-биеп күңел ачалар. “Якты күл” исемле колхоз оешкач (1932 ел), мәчетне колхоз идарәлеге итеп, авылның уртасына күчереп салалар. 1980 елда ул бинаны балалар бакчасы итәләр. Ул әле дә менә дигән. Күрәсең, озын гомерле мәчет бинасын Кәрим, Шәрифулла бабайлар чын күңелдән салганнар.
1989 елны искә алып үтәсе килә. Рифкать Шәйхетдинов дигән авылдашыбыз, запастагы полковник хезмәтенең соңгы елларында Алжир Республикасының Хәрби Академиясендә ул илнең булачак генералларын укыта. Отставкага чыккач, Сахай авыл Советы рәисе була. Көннәрнең берсендә ул миңа:
- Әйдә, Флюр, мәчет төзик, - диде. – Мин ярдәм итәрмен. Авыл халкы белән дә сөйләшербез. Шулай итеп, 1990 елның июль аенда Белорет районыннан бура алып кайтып, күтәреп куйдык. Агач эшләрен Абдулла Абзанов җитәкчелегендә Зөлфәр Хәлиуллин, Фәнил Уразаков, Валер Әминев, Рәшит Вилданов үз кулларына алдылар. Мәчетнең башын япкач, бер проблема килеп чыкты: манарасын ничек эшләргә? Тәҗрибә юк. Хәерчегә җил каршы, дигәндәй, СССР таркалган болганчык еллар. Шулай да бирешмәдек. Ул елларда авыл Советы рәисе Н.Н.Котлыяров, эшләргә идарә итүче Р.М.Хәсәнова бу мәчетне төзүгә зур өлеш керттеләр. Әлеге проблеманы хәл итү өчен Чишмә районына барып, андагы мәчетне карап кайтырга тәкъдим иттеләр. Автобус ялладык та, шунда киттек. Осталар ул мәчетнең манарасына менеп, үлчәп төштеләр. Ә кайткач, матур итеп эшләп тә куйдылар. Хәзер ярымай белән манараның конусын, уртасына ныклык өчен куелачак 10 метр озынлыктагы торбаны ничек мендерергә? Ярымай шар өстендә, аның эченә мәчетне төзүдә зур өлеш керткән кешеләрнең исемнәрен язып салдык (бу киләчәк буыннар өчен). Кран кирәк. Берничә оешмага барып карадык – булмады. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң: көннәрнең берсендә урамнан кран үтеп бара. Туктаттык та, аңлатып бирдек. Рус кешесе булып чыкты.
- Это святое дело, сделаю! - диде дә, манараны мендереп тә куйды.
Архангель районында урман кисеп, агачлар алып кайттык. Алардан бура эшләп, төп бинага беркетеп куйдык. Монда авылыбызның аксакалы Ягафәр абый Әдиятуллинның ярдәме бик зур булды.
90нчы елларда төзелеш эшләре башкару бик авыр булды, акча да юк, түрәләр белән дә уртак тел табуы җиңел түгел иде. Шулай да акыллы җитәкчеләр дә юлыбызда очрап торды. СМП җитәкчесе Н.Фәйзрахманов байтак материаллар белән тәэмин итте. Шулай ук эшкуар Ә.Ә.Халиковка да ярдәме өчен рәхмәтлебез. Ул вакытта колхозның баш инженеры Касыйм Хәмитовка да зур рәхмәт җиткерәсе килә. Мәчетнең тимер капкалары аның тырышлыгы белән булдырылды. Мәчет тирәсендәге чыршыларны да Касыйм утыртты. Асфальт салуда юл участогы инженеры Рәмил Вилдановның өлеше зур булды.
Ниһаять, мәчет мәчет төсенә керде. Идәннәр, түшәмнәр, тәрәзә-ишекләр осталарның тырышлыгы белән эшләнеп бетелде. Биләмәне җыештыруда авыл халкы ярдәм итте. Н.Җ.Зәйнуллин җитәкчелегендәге урындагы мәктәп укытучылары һәм укучылары да бу изге эштә актив катнашты. 2007 елның сентябрендә мәчетне ачу тантанасы үтте. Анда Тәлгать Таҗетдин һәм башка дин әһелләре катнашты, Коръән укылды, вәгазь сөйләнде.
Ике дистә ел мәчет тирә-якка ямь биреп, халыкның күңеленә иман өстәп, үзенә тартып тора. Җомга намазларына да бихисап халык җыела. Имам Рамазан хәзрәт Бикташевның өлеше аеруча зур. Мәчетнең эшчәнлеген генә алып бармый, балалар өчен дәресләр оештыра. Аларны төрле конкурсларга йөретә. Ә шундый белемле яшьләребез булганда, динебез ышанычлы кулларда, дип әйтергә мөмкин. Иң мөһиме, илебездә тынычлык булсын, ә мәчет-йортыбыз киләчәктә дә авылга нур чәчеп торсын.