Үзән
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Изге ай башлана

Рамазан – барлык мөселманнар өчен дә рухи пакьләнү, бер гөнаһ гамәл дә кылмыйча яшәү ае. Рамазан – ураза тоту ае, әмма ул көне буе ач тору ае гына түгел. Ураза кояш чыгудан башлап кояш баеганга кадәр ашаудан, эчүдән һәм җенси мөнәсәбәтләрдән нәфесеңне тыю, димәктер. Уразаның мәгънәсе – ахирәт, Аллаһы Тәгалә, якыннарың-туганнарың турында уйлану, атаң-анаң, кардәшләрең хакында хәстәрлек күрү. Пакьлек, шәфкатьлелек, миһербанлылык – Рамазан аенда төп кыйммәтләр.

Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с. г. в.) бер хәдисендә: “Әй, бәндәләр, Адәм балалары! Бөек, изге Рамазан ае сезне күләгәләде. Бу айда бер мөбарәк кичә – Кадер кичәсе бар, ул мең айлардан хәерлерәк.
Бу айда ураза тотуны Аллаһ фарыз итте, кичләрен тәравих намазларында торуларыгызны нәфел кылды. Кем бу айда Аллаһның кушкан бер фарызын үтәү белән Аңа якын булуга ашкынса, башка айларда үтәгән 70 фарыз әҗеренә ирешер.
Бу ай – сабыр, түземлек ае. Сабырның әҗере исә җәннәт! Рамазан – ул кайгыларны уртаклашу, юатышу ае. Бу айда иманлы бәндәгә Аллаһның нигъмәтләре арта. Кем бу айда ураза тоткан кешегә авыз ачтырса, тукландырса – бу аңа гөнаһларының кичерелүенә һәм җәһәннәм утыннан котылуга сәбәп булыр! Руза тотканның әҗере кадәр аңа да булыр, ләкин руза тотканның әҗерендә һич кимемәс...
Бу айның әүвәле – рәхмәт, уртасы – ярлыкау, ахыры исә өммәтемнең уттан котылу аедыр! Шуның өчен бу айда дүрт изгелекне күбәйтергә ашкыныгыз: икесе белән Раббыгыз Аллаһны ризалатырсыз, икесе исә үзегезгә кирәк. Аллаһның ризалыгына ирештерәчәк икесе: Аллаһтан башка Тәңре юк дип шәһадәт бирүегез һәм гөнаһларыгыздан ярлыкавын соравыгыз. Үзегезгә кирәк икесе: Аллаһ Раббыгыздан җәннәтен сорагыз, җәһәннәм газабыннан коткаруны үтенегез.
Кем бу айда ураза тоткан бәндәне сугарса, туйганчы су эчертсә – Аллаһ Раббым ул бәндәгә миңа аталган чишмәдән кыямәт көне бер йотым эчертер, ул бәндә мәңге сусамас!” ди.
Уразаның хикмәтләре түбәндәгеләр: Рамазан аеның фәкыйрь гаиләләр өчен аерым бер әһәмияте, кадере бар. Чөнки хәлле мөселманнар ярлылар хакында уйлый, табынындагы өч төрле ризыкның берсе белән булса да аларны сыйлый, ипи-тозлык акча бирә, фәкыйрьләрнең дә Рамазан бәйрәменә шат күңел белән керүен тәэмин итә. Моннан тыш, мөселманнар мохтаҗларга фитр сәдакасы бирергә тиеш. Ягъни Рамазан аенда фәкыйрьләрне карау, аларга ярдәм итү — шәфкать-мәрхәмәт күрсәтү генә түгел, ә, бәлки, мәҗбүри бер гамәлдер. Фитыр – Рамазан ае ахырында гает намазы укылганчы бирелергә тиешле сәдака. Әгәр алданрак (Рамазан ае эчендә) бирелсә – гөнаһ юк.
Ураза гаете быел 15 июньгә туры килә.
Руслан Котлыяров, “Изге Науруз” мәчете имам-хатибы.
Читайте нас: