Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Ураза гаете - иң мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе

Районыбызның барлык мәчетләрендә дә Ураза гаете уңаеннан бәйрәм чаралары үтте. Гадәттәгечә, Шәйморатов авылындагы иман йортына да бу көнне бихисап халык җыелды. Шунысы куанычлы, өлкәннәр белән беррәттән балалар, яшьләр дә бирегә зур теләк белән йөри.

Мәчеткә җыелучыларны район хакимияте вәкиле А.З.Сәетгалин, авыл биләмәсе башлыгы И.М.Моратшин, имам-хатыйп Әфкать хәзрәт Нигъмәтуллин иң мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе – Ураза гаете белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерде. Шулай ук Әфкать хәзрәт һәркемнең күңеленә үтеп керерлек итеп вәгазь сөйләде, Коръән сурәләре укыды. Соңыннан бергәләп намазга бастылар. Агымдагы елда мәҗлеснең тагын бер үзенчәлеген әйтми мөмкин түгел, чара башланыр алдыннан узган гаеттән бүгенге көнгәчә авыл биләмәсендә вафат булганнарны искә алып, алар рухына Коръән сурәләре укылды, дога кылынды.
Дини чараның икенче өлеше сый-хөрмәтләр тулы табын артында дәвам итте. Һәркемнең күңелендә яхшы тәэссоратлар калдырган бәйрәм район кулланучылар җәмгыяте рәисе Р.Ә.Хаҗиев, урындагы хуҗалыкның генераль директоры А.И.Нургалиев һәм авыл халкы ярдәме белән бик күркәм килеп чыкты.
Эльвира Хөснетдинова.
Читайте нас: