Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Динебез, йолаларыбыз
17 август 2018, 13:15

Корбан чалу - Ходайга якынаю

Бер урында яшәгән һәм азат булган рәвештә хаҗәтеннән артык акчасы яки малы, ягъни корбанлык алырдай мөмкинлеге булган һәр мөселман кешегә 10нчы Зөлхиҗәдә үзе вә гайләсе өчен бер корбан чалып, якыннарын, дусларын һәм фәкыйрьләрне хөрмәт кылу тиеш.

Корбанны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен чалсагыз, шушы һәрбер ит кисәге, һәрбер йоны, һәрбер канның тамчысы сезгә мәгъфирәт булып, Аллаһы Тәгалә сезнең хата-гөнаһларыгызны гафу итәчәк. Ягъни без гаилә исеменнән чалабыз икән, Аллаһы Тәгалә бөтен гаиләне гафу итәчәк, Алла боерса. Әгәр берәр әрвахка багышлап чалабыз икән, Аллаһы Тәгалә шушы әрвахны гафу итеп, иншаллаһ, аларга җәннәтләрен бирер дигән өметтә калабыз.
Бурычлы кешегә корбан чалырга ярыймы-юкмы дигәндә, монда мәсьәлә бәхәслерәк. Бай кешеләрнең бурычлары булган очракта да, аларны корбан чалдырырлык кына акчасы була. Шуңа күрә аларга корбан чалдыру тиешле. Ә инде гади кешенең бурычлары булып, ипотекасын түләмичә, корбан чалдыра икән, гаиләсенә зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә һәркем үзе хәл итәргә тиеш.
Корбан 10нчы Зөлхиҗәдә чалынмыйча калса, 11-12нче көннәрендә дә чалу дөрес булыр. Ләкин 12нче Зөлхиҗәдә кояш бат­каннан соң дөрес булмас. Вакытында чалынмыйча калган корбанлыкны яки шуның бәһасе кадәрле акчаны да фәкыйрьләргә сәдака итеп бирергә тиешле.
Корбан бер гыйбәдәт булганга күрә, корбан өчен чалыначак малның барча әгьзалары сәламәт һәм үзе симез булса яхшырактыр. Бер яки ике күзе дә сукыр булган, бик ябык, аксак, тешләренең яртысы төшкән, колагының яки койры­гының күп өлеше яки бөтенләй булмавы, борны яки теле киселгән, бик авыру булган, мөгезләре сынган хайваннар корбанлыкка ярамый.
Корбанны кеше үзе чалса хәерлерәк, ләкин берәр сәбәп белән чала алмаса, ул аны мөселман булган намаз үтәүче башка берәүдән дә башкарта ала. Корбан чалучы “Әй Раббым ошбу корбан Синнән һәм Синең ризалыгың өчен Фәлән улы Фәләннән”, дип әйтеп хайванны сул ягына яткырып кыйбла тарафына каратып башын әз генә күтәреп “Бисмилләһи Аллаһу Әкбәр” диеп бугазыннан үткен пычак белән суеп җибәрә. Әмма корбан чалучыга хакын корбан ите белән түләү дөрес булмас.
Корбан өчен сарык, кәҗә, сыер кебек икешәр тояклы хайваннар гына чалыныр. Сарык һәм кәҗәнең яше - 1 ел, сыер өчен 2 ел булу тиешле. Зур һәм симез булса, 6 айдан арткан сарыкны чалу дөрес булыр, кәҗәне ярамас.
Хәлле кешегә итне өч кисәккә бүлеп, бер өлешне фәкыйрьләргә өләшү, икенчесе белән кунакларны хөрмәт кылу хәерле, өченче өлешен исә гаилә өчен калдырырга мөмкин. Байлыгы булмаган кешегә гаиләсен генә хөрмәт кылу да дөрестер.
Корбанның тиресен яки сатып акчасын бер фәкыйрьгә бирү сәдака итү тиешледер. Акчасын үз кирәгеңә тотыну ярамый, әмма сатмыйча күн ясату яки иләтеп куллану дөрес булачак.
Сыерны 7 кешегә чалу дөрестер. Ләкин шулар арасыннан берәр кеше корбан ниятеннән булмыйча ит алу ния­теннән булса, бер кешенең дә корбаны дө­рес булмас. Корбан итен бүлгәндә кисәкләп түгел, ә килограммлап үлчәп бүлешү тиешледер. Тере кешеләр белән үлгән кешегә дә бер корбанлыкны ни­ятләү шөбһәледер.
Үлгән кешеләр исеменнән бер корбан чалу да хәерле һәм аның әҗерен шул вафат булган кешегә багышлап кую дөрестер.
Корбан иясе корбан чалынгач ике рә­кагәть намаз укып: “Әй Раббым ошбу кор­банны Фәлән улы яки кызы Фәләннән кабул кыл корбанлыгыннан разый бул, иманнарын арттыр ныклы кыл, белеп вә белмичә кылган гонаһ вә хаталарын гафу кыл, изге эшләргә якын кыл, гонаһлы эшләрдән ерак кыл”, - дип дога кылып куйса хәерле булыр.
Корбан чалу сәфәрдә булучыларга һәм балигъ булмаганнарга важиб түгел.
Әгәр мөселман кешесе ихлас күңелдән корбан чалса, кыямәт көнендә моның кат-кат әҗерен күрәчәк. Пәйгәмбәребез (с.г.в.) бу хакта: “Адәм баласы, Корбан бәйрәмендә корбан чалып, Аллаһ каршында зур мәртәбәгә ия була. Хайванның каны җиргә тамганчы корбан кабул ителгән булыр. Корбанны пакь һәм саф калеб белән Аллаһка тәкъдим итегез” - ди.
Корбан гаете - Аллаһ раббымызга якынаю бәйрәме. Ибраһим галәй­һис­сәлам һәм улы Исмәгыйль галәйһиссәлам аша безгә тәкьвалык, вөҗдан сабагы биргән. Ошбу мөбарәк көннәрдә Аллаһу Тәгаләгә якынаюга тагын да зур мөм­кинлекләр бирә.
Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да шушы бәракәтле изге бәйрәм - Корбан гаете белән тәбрик итәм! Аллаһы Тәгалә әлеге бөек көндә кылган гыйбадәт­ләребезне укыган барлык хәерле догаларыбызны һәм бигрәк тә чалган корбаннарыбызны кабуллардан кылсын!
Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен чалынган корбаннарыбыз кешеләрнең күңелләрендәге үпкә рәнҗешләрне юып алып китсен. Алар урынына мәхәббәт һәм кардәшлек хисләре биләсен!
Аллаһ Раббыбыз хаҗ кылучыларга да ярдәмен вә хаҗ савабын насыйп итсен. Эшләребезгә ярдәм, күңелләребезгә канат, җаныбызга дәрман, холкыбызга сабырлыклар бирсен.
Күңел түрләребезгә, өйләребезгә, гайләләребезгә, мәхәлләләребезгә, газиз Ватаныбызга һәм барча галәмгә Аллаһ Җәнәбел Хак муллык вә сәгадәт, тыныч­лык насыйп әйләсен.
Ирек Әбуталипов, районның имам-мөхтәсибе.
Читайте нас: