- Еллар агымына ияреп, иман йортыбыз ачылуга 25 ел үтеп киткән, - дип сүзен башлады имам-хатыйп Мәҗит хәзрәт Ягафәров. – Ике ел элек, яз көне зиратта шимбә өмәсе үткәргәндә халык белән сөйләштек тә, акча җыеп мәчетебезне ремонтларга карар иттек. 150 мең сумлап акча җыелды. Кемдер акчалата бирсә, кул көче белән ярдәм итүчеләр дә бихисап булды. Бердәм көч белән ниятебезне тормышка ашыра башладык, һәм бүген, Аллага шөкер, төзекләндерүдән соң күркәм төс алган, җылы һәм якты иман йортына җыелып, күңелләребезне сафландырабыз. Аллаһы Тәгалә: «Кем мәчет төзергә ярдәм итә, шуның өчен җәннәттә йорт салам», - дигән. Шушы нигъмәткә сөенеп, ярдәмнәреннән ташламаган кешеләр булуы зур сөенеч ул.
Әйе, мәчет бинасы нигезеннән башлап төзекләндерелгән, ә агымдагы елда манарасын да яңартканнар. Эчендә дә байтак эшләр башкарылган. Җылылык мәсьәләсе хәл ителгән, яңа газ казанлыгы алганнар. Тарттырылган түшәмнәр куйдыргач, ул тагын да яктырып киткән. Ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым бүлмәләр бүленгән, тәһарәт алу өчен дә махсус урын булдырганнар. Күптән түгел мәчетнең биләмәсен дә коймалап алганнар.
Иң мөһиме, бирегә халык та күпләп йөри. Без килгән көнне дә җомга намазына егермедән артык кеше җыелды. Ә бәйрәм көннәрендә гыйбадәт йорты шыгрым тулы була, ди имам-хатыйп, авылдашларының дингә тартылуына сөенеп. Өлкәннәр белән яшьләрнең, балаларның ияреп килүе аеруча куанычлы. Ни генә дисәң дә, җәмгыятебездә тәртип һәм рухи үсешне тәэмин итүче чыганакларның иң мөһиме – дин, иман. Дин кануннары буенча яшәгән кеше бәхеткә, уңышка ирешүен яхшы аңлап, биредә яшьләргә дә шул юнәлеш буенча тәрбия бирергә тырышалар.
Имам-хатыйп булып киткәнче дә Мәҗит хәзрәт дин юлында изге гамәлләр кылып, авылда хөрмәт казанган шәхес була. Шушы җирдән, шушы туфрактан ул. Бәхетен дә читтән эзләми. Барлык хезмәт биографиясе урындагы хуҗалык белән бәйле. Армия хезмәтеннән йөреп кайткач, юллама буенча ПМК-539га эшкә килгән Нурия Мансур кызы белән гаилә корып җибәрәләр. Балаларына, дус-туганнарына һәм авылдашларына үрнәк булып, күркәм гомер итә алар. Әйткәндәй, балалары үз гаиләләре белән авылда төпләнеп калганнар. Бүген бәхетле картәти белән нәнәй оныкларының уңышларына сөенеп бетә алмый.
2016 елда Мәҗит Мотыйгулла улы хаклы ялга чыга, шуңа карамастан бүген дә эшләвен дәвам итә. Нәкъ шул елда иман йортын үз канаты астына ала ул.
- Хаклы ялга чыкканчы ун еллап элек авыл зиратын карарга куштылар. Ул вакытта имам булган Рифкать хаҗи мине җайлап бар нәрсәгә дә өйрәтте. Аның киңәшләре белән намазга бастым. Нәнәем дә бик дини кеше иде. Шуңа бүген шундый бурыч башкаруым очраклы түгелдер, дип уйлыйм. Рифкать хаҗи бакыйлыкка күчәр алдыннан: мәчетне ятимсерәтмә, син булдырырсаң, сиңа рөхсәт ителә, дип хәер-фатыйхасын биреп калдырды. Ул вакытта районның имам-мөхтәсибе Рамазан хаҗи Бикташев та үз рөхсәтен бирде. Иң мөһиме, авыл халкы каршы булмады. Ураза вакыты иде, бурычларымны изге айда үти башладым, - ди Мәҗит абый.
Әлеге вакытта Мәҗит хәзрәт “Галия” мәдрәсәсендә укып йөри. Аны тәмамлаганнан соң алдагы елда “Ләла-Тюльпан” мәчетендә укуын дәвам итәргә ниятли. Шул ук вакытта мәчетнең ишекләре һәрвакыт, һәркем өчен ачык. Капкасыннан килеп керү белән көзнең салкынына бирешергә теләми утырган төрле төстәге чәчкәләр каршы ала. Мондый матурлыкны тудыру өчен дә күпме көч кирәк булуын аңлатып торасы юктыр. Иманлы кешенең һәр гамәле күркәм була, дип юкка гына әйтимиләр шул.
Балаларга – дин дәресләре
Сәвәләй авылы мәчетендә балалар өчен дә дәресләр үткәрелә. Бу җаваплы бурычны Әлфия Фидаил кызы Кинҗәбаева үз өстенә алган. Үзе ул Ислам университетын тәмамлаган. Уфа шәһәрендә шәфкать туташы булып эшләп йөрүенә карамастан, балаларга дини-әхлакый тәрбия бирүне максат итеп куйган ханым, авыл балаларын мәчеткә чакырып, дәресләр оештырырга да вакыт таба. Узган җәй көннәрендә бер атна буе малай-кызлар аның җитәкчелеге астында ислам нигезләрен өйрәнгән. Җәйге лагерьдә укучылар өчен дәресләр белән беррәттән, уеннар, конкурслар да оештырылган. Имам-хатыйп билгеләвенчә, Әлфия Фидаил кызының буш вакыты булган арада, яисә отпуск чорында ул мәчеттә балалар белән шөгыльләнергә тырыша.
Изге эшләргә мәчеттә башлангыч салына
Җыелышларның берсендә мәчеткә исем бирү мәсьәләсен күтәреп чыгалар. Тәкъдимнәрне тыңлап, киңәшләшкәннән соң “Нурлы”дигәнендә тукталганар. Исеме җисеменә туры килә, дип ышанычлы әйтергә мөмкин, чөнки ул яктылык һәм дөньяның караңгылыгында калган кешеләргә юлны яктырту мәгънәсен алган, барлык изге эшләргә башлангыч та нәкъ биредә салына.
Сәвәләй авылы мәчетендә дини чаралар белән бергә, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау һәм үстерү юнәлешендә зур эш алып барыла. Шулардан - никах уку, яңа туган сабыйларга исем кушу йолалары. Әйткәндәй, Мәҗит хәзрәтне Коръән мәҗлесләренә дә еш чакыралар, ә ул, үз чиратында, беркемнең дә мөрәҗәгатен кире какмый. Шул ук вакытта барлык изге эшләрнең башлангычында тора ул. Без килгән көнне дә бергәләшеп Гошер сәдакасы җыю турында сөйләштеләр. Көз айлары җитү белән, бакчаларда мул итеп уңыш өлгерә. Шул уңышның бер өлешен ятимнәргә, мескеннәргә, мохтаҗларга үзебездән өлеш итеп бирү ислам динендә яхшы гамәл булып санала.
- Бакчаларыбызда үстереп алган әйбәт, ашарга һәм утыртырга яраклы бәрәңгенең уннан бере безнеке түгел. Без аны ятимнәргә, гарипләргә, тол хатыннарга, мохтаҗларга бирергә тиеш. Әгәр шулай эшләмәсәк, без малыбыздан Аллаһы Тәгалә кушкан өлешен чыгармаган булабыз, - ди имам, барлык нечкәлекләрен аңлатып.
Әйткәндәй, бу изге эшкә алар ел саен кушыла. Авыл буйлап бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә, кабак җыеп, аны ГАЗель машинасы белән башкаладагы мәдрәсәгә илтеп бирәләр, ә алар, үз чиратында, балалар йортларына тарата.
Әйе, алдан йөрүче булганда, изге эшкә кушылучылар аз түгел. Ә Мәҗит хәзрәт үзенең вакыты белән исәпләшмичә, һәр башлаган эшен ахырына җиткерергә күнеккән. Үзеңнең кирәгеңне тою эшләр өчен көч бирә, ди ул. Иң мөһиме, авылда бердәм, тату халык яши, алар һәр башлангычны хуплап ала һәм аларны тормышка ашыруда үз өлешен кертә. Бу бик яхшы күренеш, изге күңелле кешеләр күбрәк булганда, авыл рухы да яшәрә һәм сафлана гына.