Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Динебез, йолаларыбыз
23 октябрь 2018, 12:19

Гарәп телен өйрәнәбез

Кырмыскалы авылындагы мәчеттә атна саен өлкәннәр һәм балалар өчен “Ислам нигезләре һәм гарәп теле” буенча дәресләр үткәрелә. Районның имам-мөхтәсибе Ирек Әбуталипов гәзит укучыларга моның ничек үткәрелүе турында сөйләде.

- Мондый курслар кайчаннан бирле алып барыла һәм алар ничек үтә?
- Гарәп телен өйрәнү буенча дәресләрне 2010 елдан бирле үткәрәбез. Гарәп телен һәм Коръәнне дөрес укырга өйрә­нергә кеше күп йөри. Агымдагы елда мә­четтә өлкәннәр һәм балалар өчен берәр төркем ачылды. Өлкәннәргә Русия Ислам университетын тә­мамлаган Светлана Нәгыйм кызы Гәрәева укыта. Аның төр­кемендәге укучылар тәүге ел гына йөреми. Икенче төркемне мин үзем алып барам, анда ун кеше шө­гыль­ләнә. Укулар октябрь аенда башланды һәм ул һәр си­шәмбе көнне 19.00 сә­гатьтә башлана. Безгә, нигездә хаклы ялга чыккан хатын-кызлар килә, яшьләр дә бар.
- Гарәп телен өйрәнү авыр түгелме? Моның өчен күпме вакыт кирәк?
- Укулар ике өлешкә бүленә. Тәүгесендә без Ислам нигезләре, “дин”, “иман” төшенчәләре турында сөйлибез. Ул якынча 40 минутка сузыла. Икенче дәрестә гарәп телен өйрәнә башлыйбыз. Тәүдә ­хә­­­­реф­­­­­­ләр­не, соңыннан алар­ны иҗекләп укыйбыз. Гому­мән, гарәп теле аңлаешлы. Теләк булганда, аны бер ай эчендә үз­ләштерергә мөмкин. Аны тиз өйрәнеп, Коръән укыган укучыларыбыз да байтак. Шулай ук тематик дә­ресләр дә үткәрелә. Ураза якынлашканда - ураза тоту, Мө­хәммәд пәйгамбәрнең туган көнендә аның тормыш юлы турында сөй­либез.
- Сездә курсларда укып, арытабан белемнәрен дәвам итүчеләр бармы?
- Ике укучыбыз – Галинур Төгелбаев һәм Марсель Әхмәт­вәлиев Русия Ислам университетына укырга керделәр. Укучы­ларның кайберсе мәчет эшендә ярдәм итәләр.
- Балалар белән дәресләр ничек баруы турында беләсе килә...
- Агымдагы елда балалар укытуны тергезергә карар иттек. Ул якшәмбе көнне 12.00 сәгатьтә үткәрелә. Укуга 7 яшьтән алып балаларны кабул итәбез. Хәзерге вакытта бу төркемдә 12 кеше, нигездә, 1нче сыйныфтан 3нче сыйныфка кадәрге балалар. Өлкәнрәкләр дә бар. Кече яшь­тәгеләр белән дәресләр бөтенләй башкача үтә. Аларның һәрбер­сенең үз ка­рашы, кызыклы сораулар бирәләр. Өлкәннәргә караганда, алар сөйләгән­нәрне башкача кабул итә. Балалар белән эшләү – минем өчен зур куаныч, тәҗ­рибә дә туплана.
- Димәк, теләге булган һәр кеше мәчеткә килеп, гарәп телен һәм Ислам нигезләрен өйрәнә ала?
- Әлбәттә, моның өчен теләк һәм каләм белән дәфтәр генә кирәк. Теләге бул­ганнарны без чишәмбе һәм пәнҗе­шәмбе көнне кичке 19.00 сәгатьтә көтәбез.
Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Читайте нас: