Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Динебез, йолаларыбыз
22 гыйнвар 2019, 12:18

Изгеләндерелгән су шифалы көчкә ия

Крещение бәйрәме көнендә салкын суда коену йоласы бар. Бу уңайдан безнең районда берничә ел рәттән Олыкүл авылы янындагы “Салкын чишмә” дә бәке ачалар.

Агымдагы елда да бирегә халык аеруча күп җыелды. Хач формасында ясалган һәм коену өчен җиһазландырылган бәкедә суны изгеләндерү йоласын протоиерей Андрей башкарды.
- Борын-борыннан Хач ману агарыну һәм яктылык бәйрәмнәреннән санала, чөнки Аллаһ – Үзе яктылык, караңгылыкка чумганнарны яктырту, үлем тозагына эләккәннәрне савыктыру өчен кергән, - диде ул җыелган халыкны Крещение бәйрәме белән тәбрикләп һәм илгә-көнгә иминлек, һәр кешегә сәламәтлек, җан тынычлыгы теләп.
Йола буенча, дин әһелләре дога кылып, суны изгеләндергәннән соң, теләге булганнар аннан су алдылар, бу төнне ул аеруча шифалы дип санала. Тышта суык булуга карамастан, суда коенырга теләүчеләр дә күп булды.
Кайберләре гаиләләре белән килгән, бәләкәй балалы кешеләр дә бар иде. Берәүләре карарга, икенчеләр суда коенырга, өченчеләре үзләрен сынап карарга килә.
Без иң кыю кешеләрнең берсе – Сахай авылыннан М.Х. Әсфәнди­яровтан үзенең тәэссоратлары белән уртаклашуын сорадык.
– Күңелдәге хисләрне тасвирлап бетереп тә булмый. Билгеле, башта салкын су куырып алгандай була. Аннан тәнең кинәт җылынып китә. Әйтерсең дә, эчтән ниндидер җылылык килә. Менә инде 5 ел рәттән бәйрәмдә катнашып, изгеләндерелгән суда коенам. Су кергәннән соң, көч-куәт артуын сизәсең, яхшы йоклата да. Хәзер бит барлык шартлар да тудырылган – кешеләрне сулыкка автобус алып килә, бәке алдан ук әйбәтләп ясала. Элегрәк без үзебез бәке ясап суга чума идек тә өйгә йөгерә идек, - ди Мәхмүт Хәтибулла улы.
Светлана Карпова.
Автор фотолары.
Читайте нас: