Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Динебез, йолаларыбыз
9 апрель 2019, 11:24

Шәгъбан ае - Мөхәммәд галәйһиссәлам ае

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйтеп калдырганча, шәгъбан аеның исеме “тәшәгабә” сүзеннән килеп чыккан, ул “тарала” дигән мәгънәне белдерә, ягъни бу айда изгелек тарала дигән сүз.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйтеп калдырганча, шәгъбан аеның исеме “тәшәгабә” сүзеннән килеп чыккан, ул “тарала” дигән мәгънәне белдерә, ягъни бу айда изгелек тарала дигән сүз.
Бу айны Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребез (с.г.в) ае дип махсус билгеләгән. Сөекле пәй­гамбәребез Мөхәммәд гәләйһиссәләм болай дигән: “Шәъбан ае минем өчен. Ал­лаһы Тәгалә бу айда фәрештәләренә әйтә: “Йә фәрештәләрем, күрдегезме? Минем колларым ничек итеп минем хәбибемнең аен хөрмәтлиләр. Үземнең кодрәтем белән Мин аларга мәгъфирәтемне иңдерәм һәм аларның гөнаһаларын ярлыкыйм”.
Шулай ук Мөхәммәд галәйһиссәләм болай әйткән: “Шәгъбан аеның башка айлардан өстенлеге - башка пәйгамбәрләрдән минем өстенлегем кебек ул”. Шуңа күрә мөселманнар бу айны аеруча хөрмәтләргә һәм күбрәк изгелекләр кылырга тиешләр.
Бу айда кылынган изге гамәлләрнең савабы җитмеш тапкыр арттырылачак һәм алар күкләргә күтәрелгәндә бернинди дә каршылыкка очрамас.
Мөхәммәд галәйһиссәләмнең тагын бер хәдисе: “Рәҗәб ае белән рамазан ае ара­­сындагы шәгъбан аеның фазыйлә­тен­нән адәмнәр гафилләрдер. Шәгъбан аеның 15нче кичендә барча бәндәләрнең гамәл­ләре Аллаһы Тәгаләгә җиткерерләр, шуның өчен шәгъбан аенда ураза тотармын”.
Бу айда ураза тотуның саваплары аеруча куп буладыр. “Шәгъбан аеның өч кенә көнен уразада булучыга Аллаһы Тәгалә җәннәттә урын белгелеп куячак” - дигән бу хакта пәйгамбәребәз Мөхәммәд галәйһиссәләм. Әмма рамазан уразасы алдыннан ял итү һәм рамазанның фарыз уразасы нәфел уразалардан аерылсын өчен, шәгъбан аеның икенче яртысында ураза тотмаска киңәш ителә.
Һиҗретнең 2нче елында изге шәгъбан аенда - ислам тарихында иң мөһим вакыйгаларның берсе “Тахвили кыйбла” ягъ­ни кыйбла үзгәртелә, Бәйтелмө­каддәс­тән(Иерусалимдан) Кәгбәгә авышты, аңарга кәдәр Бәйтелмөкаддәскә (Иерусалимга) карап намаз укыйлар иде мөсел­маннар. Икенчедән - Һиҗретнең 2нче елында изге шәгъбан аеның душәмбесендә Рамазан аенда ураза тоту фарыз булды.
Аллаһы Тәгалә бу изге айларда кылган гыйбәдәтләребезне, гамәлләребезне, изгелекләребезне кабул итсә иде.
Руслан хәзрәт Котлыяров, “Изге Науруз” мәчете имам-хатыйбы.
ФОТО: https://yandex.ru/images/
Читайте нас: