Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Кадер кичәсе мөбарәк булсын!

Айлар арасында Рамазан ае, көннәр арасында – Җомга көне, кичләр арасында Кадер кичәсе иң мөбарәк һәм иң мөкатдәс вакытлардан. Быел Кадер кичәсе 31 майдан – 1 июньгә (җомга көннән шимбәгә) туры килә.

Айлар арасында Рамазан ае, көннәр арасында – Җомга көне, кичләр арасында Кадер кичәсе иң мөбарәк һәм иң мөкатдәс вакытлардан. Быел Кадер кичәсе 31 майдан – 1 июньгә (җомга көннән шимбәгә) туры килә.
Изге Рамазан аенда ураза тоту, ислам диненең нигезе булган гыйбәдәтләрнең өчен­чеседер. Шуның өчен дә, һәрбер мөэмин, мөселман булган, балигъ акыллы кешегә ел саен Рамазан аенда ураза тоту фарыздыр. Шулай ук Рамазан Шә­рифтә мөэмин мөселманнарга ярдәм итү, ифтар кылдыру тиештер, һәм, Изге Рамазанның ахырына таба, бик олуг, мең айдан кадерле булган Кадер кичәсен күзәтеп, чын күңел белән Аллаһ Раббыбыз Раббүль-Гъыйззәдән, үзе­безне тамуг утыннан аралавын һәм киләчәктә оҗма­хының түрлә­ренә ирешүне насыйп итүен сорап дога – истигъфарда булуыбыз тиештер. Пәйгамбәребез Мө­хәммәт Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлам: «Кадер кичәсен Рамазанның соңгы 10 төн арасыннан, бигрәк тә так санлы көннәреннән эзләгез!» – дигән (хәдис, сахих әл-Бохари җыентыгы). Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлам үзе шушы көннәрдә гыйбадәт, догаларын тагын да арттыра торган булган.
Нәрсә соң ул Кадер кичә­се? Һәм нигә ул «Олуг кичә» дип атала? Ни өчен Пәйгам­бәребез салләллаһу галәйһи вә сәлам шул чаклы тырышып дога кылган ул кичәдә?
Кадер кичәсе – Рамазан аеның 27 нче төне – гарәпчә: «ләйләтел – кадер» дип һәм «язмыш хәл ителә торган төн», «көч-кодрәт төне» дип санала. Бу төндә изге гамәл­ләрнең әҗер саваплары башка кичәләргә караганда бик күпкә артык булганлыктан, әлеге бәйрәм мөсел­маннар тарафыннан аеруча хөр­мәт ителә. Риваятьләргә караганда, бу төннәрдә һәртөрле могҗизалар һәм гаҗәеп хәлләр, искиткеч вакыйгалар күренә (шуларның берсе: күк капусы ачылу), ә аларны кү­рү яки ишетү бәхетенә иреш­кән кешеләр үзләренең хыялларын тормышка ашыралар икән, язмышлар хәл ителә икән. Шуның өчен дә, Кадер кичәсе төннәрен мө­сел­маннар йокламыйча Ал­лаһу Раббыбыз Раббүль-Гъыйззәдән үзләренә карата мәрхәмәтле булып, бәндә­челек белән, белеп яки бел­ми­чә, теләп яки теләмичә кыл­ган һәм кылыначак гө­наһ­­ларын ярлыкавын теләп-ялварып намаз укый торган төннәр дип санала.
Шулай да, ничек танып бе­лергә соң ул Кадер кичәсен?
Риваятьләргә караганда, бу кичәдә көн җылы булыр, давыл, җил күзәтелмәс, һа­васы да аерыла. Ул кич җитәр алдыннан аткан таң кояшлы булып, нурларын чәчеп торыр. Кадер кичәсен кеше җаны, күңеле белән сизә.
Әгәр дә без, әлеге көнгә туры китереп дога кылсак, тәүбә итсәк, Аллаһы Тәгалә гөнаһла­ры­бызны кичерер, иншаалаһ. Быел Олуг бәйрәм Кадер кичәсе 31 нче майдан – 1 нче июньгә (җомга көннән шимбәгә) туры килә.
Вәлиҗан хәзрәт Гәрәев, Бельский авылы имамы.
Читайте нас: