“Җәмгыятьтә тәртип һәм рухи үсешне тәэмин итүче чыганакларның иң мөһиме - әдәп-әхлак, ә күркәм әхлакның нигезе - дин, иман ул. Аллаһы Тәгалә кешеләргә туры юлны күрсәткән, хәләлне хәрамнан аерган һәм аларның чикләрен төгәл билгеләгән. Шул кануннар буенча яшәгәндә генә кеше бәхеткә, уңышка ирешә ала...”, - диелә Вил Казыйхановның “Иман дәресләре” китабында. Һәм моның белән килешмәү мөмкин түгел. Иң үтемле тәрбия – ул дини тәрбиядер. Эчкечелек кебек афәтне дә, минемчә, балаларга, яшьләргә дини тәрбия биреп юкка чыгарырга мөмкин булачак.
Ә бу уңайдан районыбызда байтак изге эшләр башкарыла. Соңгы елларда һәр авылда диярлек мәчетләр ачылу, халыкның, бигрәк тә яшьләрнең дингә омтылуы куанычлы хәл. Сахай авылын бу җәһәттән үрнәк итеп куярлык, дисәм дә, һич арттыру булмас. Анда күптән түгел тагын бер мәчет ачылды – шул авыл кешесе Руслан хәзрәт Мөхәмәтшин үз кибетен гыйбадәтханә итеп үзгәртеп, халыкка бүләк итте. Авылдагы ике мәчетнең ишекләре халык өчен көн саен ачык – биредә бәйрәмнәр, җомга намазлары, укулар һәм башка чаралар үткәрелеп тора. Анда Руслан хәзрәт үзе имам-хатыйп вазыйфасын башкара. Зур авылда яшәүче халык өчен дә бу бик уңайлы – мәчетләр авылның ике очында урнашкан.
- Изге Рамазан аенда биредә көн саен ифтарлар оештырылып торды. Мәҗлес үткәрергә теләүчеләр алдан ук исемлек төзеп, үзләре билгеләгән көнне ураза тотучыларны сыйлады, - ди Сабит абый Мөхәмәтшин.
Авыл халкының бердәмлегенә дә сокланырлык кына. Авылның активисты Фия Хисамова сөйләве буенча, Рамазан ае башланыр алдыннан ук мәчетне юганнар, биләмәсен җыештырганнар. Шулай ук авылда бик зур һәм изге эш башкарып чыкканнар - авыл халкы белән киңәшләшеп, акча җыйганнар һәм зиратның коймаларын заманча профнастилга алмаштырганнар. Бу изге эшкә хәтта читтә яшәгәннәр дә үз өлешен керткән, өмәдә катнашучылар да бихисп булган. Алар өчен авылның уңганнары җылы аш та оештырган. Шулай да, эшне башлап җибәрүче, оештыручы һәм иганә ярдәме күрсәтүче “Ирек” хуҗалыгы җитәкчесе Ирек Исламголовка һәм Илһам хәзрәт Фәйзуллинга сахайлылар аеруча зур рәхмәтлеләр. Менә шулай, атна саен шимбә көннәрендә җыелышып, күмәк көч белән төзекләндерү эшләрен тиз арада тәмамлап та куйганнар.
Сахайлылар дин нигезләрен бик теләп өйрәнә. Мәчет каршысында балалар һәм өлкәннәр өчен атнасына ике тапкыр укулар оештырыла. Ир-егетләргә дин нигезләрен Руслан хәзрәт өйрәтсә, хатын-кызлар һәм балалар белән Гөлсирин Самикова, Гөлнара Мөхәммәтшина һәм Сәмига Гәрәева шөгыльләнә. Ислам динендәге иң зур бәйрәмнәрнең берсе - Ураза гаете дә биредә зурлап билгеләнәчәк. Авыл халкының бердәмлеге, дингә хөрмәт белән каравы бик куанычлы хәл.