Ураза гаете моннан күп гасырлар элек бәйрәм ителә башлый. Аны Җир шарындагы бар мөселман Рамазан ае тәмамлангач билгеләп үтә. «Рамазан» сүзе «яну» дигәнне аңлата. Ягъни бу айда ураза тотучының бар гөнаһы да «янып» бетә, тәмуг ишекләре ябыла һәм җәннәтнекеләр ачыла торган ай.
Гает көнне, гадәттә, ир-атлар мәчеткә, бәйрәм намазына, вәгазь тыңларга бара. Хатын-кызлар исә, тәмле таба ашлары пешереп, аларны өйдә көтеп тора. Мондый сый-нигъмәтне Хак Тәгалә безгә ай дәвамында ризыктан, начар гамәлләрдән тыелып торганга җибәрәдер. Бары шундый көннәрдә генә ризыкның кадерен, бер йотым суның да тәмен беләсең, тоясың. Шулай ук бу көнне мөселманнар мәчеткә генә түгел, ә каберстанга барып, үлгән туганнары рухына да дога кылырга тиеш. Бәйрәм өч көн дәвам итә.
Намаз уку, зәкят һәм хаҗ кылу, шул исәптән ураза тоту да мөэмин-мөселманнар өчен фарыз гамәлләрдән санала. Саваплары буенча да алар бер дәрәҗәдә диярлек. Әмма ураза тотуның өстенлекләре күбрәк. Чөнки һәр кешенең дә хаҗ кылу мөмкинлеге юк. Хак Тәгалә безне Аңа табыну, Аның барлыгын тану өчен яратты, ә ураза тоту – гыйбадәтнең бер төре ул. Әлбәттә, мондый саваплы гамәлнең әҗере дә юк түгел. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Ураза Минем ризалыгым өчен тотылса, аның өчен әҗерне дә Үзем бирәм, чөнки кеше Минем ризалыгым өчен үзенең теләкләрен канәгатьләндерүдән ваз кичте!»
Аллаһка якынаюдан тыш, ураза тоткан өчен безнең гөнаһлар да кичерелә. Бу айда кылган изге гамәлләребез, эшләребезгә саваплар арттырып языла. Шуңа күрә дә ураза тотучы мөселман тыелган гамәлләрдән баш тартып кына калмыйча, күбрәк хәер бирә, намазлар укый, догалар кыла. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кем Аллаһның әҗеренә өметләнеп, төннәрен намазлар укыса, башта кылынган гөнаһлары кичерелә», – дигән.
Рамазан ае белән нигъмәтләгән Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбызны әйтеп, Исламны, Коръәнне кешелеккә аңлатып җиткерүче Пәйгамбәрегез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават-шәрифләребезне әйтеп, ел буе көтеп алган Рамазан белән саубуллашабыз.
Әфкать Нигъмәтуллин, Шәйморатов авылы имам-хатыйбы.