Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Күңелләргә якты нур өләшеп...

Ислам динендә иң зур бәйрәмнәрнең берсе - Ураза гаете районыбызның барлык мәчетләрендә дә зурлап билгеләнде.

Шәйморатов авылы имам-хатыйбы Әфкать хәзрәт Нигъ­мәтуллин әйтүенчә, биредә бәйрәмгә әзерлек күпкә алдан башланган. Намазга йөрүче ир-егетләр берничә көн алдан килеп, мәчетне һәм аның биләмәсен тәртипкә китергәннәр. Со­ңыннан бу изге эшкә авылның хатын-кызлары да кушылган. Алар мәчетнең эчен юып чыгарганнар, матур итеп җыеш­тырып куйганнар.
Гает көнендә дә мәчеткә килүчеләр саны шактый иде, араларында яшьләр, балалар булуы да күркәм күренеш. Әфкать хәзрәт җыелучыларны бәйрәм белән котлады һәм вәгазь сөйләде. Шәйморатовлыларны Ураза гаете белән котларга муниципаль район Советы секретаре Айрат Закир улы Сәетгалин, авыл биләмәсе башлыгы Илвир Мидхәт улы Моратшин да килгән иде. Кунакларның чыгышында илебездәге тыныч­лыкның кадерен белү, иминлекне саклау мөһимлеге кызыл җеп булып сузылып барды.
Якты теләкләрдән соң, мө­селманнар гает намазы сафына бастылар. Аннары, Аллаһыны бөекләп, хөтбә әйттеләр.
Нинди бәйрәм сый-хөр­мәтләр белән тулы табынсыз узсын инде?! Бигрәк тә Ураза гаете. Бу уңайдан авылның уңганнары урындагы кибет хуҗасы – шәхси эшкуар А.Г.Васильев, Р.Ә.Ха­җиев җитәкчелегендәге район кулланучылар җәмгыяте тарафыннан бирелгән азык-төлек һәм китерелгән күчтәнәчләрдән табын кордылар. Ә Әлфия Хәйретдинова тәмле итеп аш пешереп, барлык җыелучыларны сыйлады.
Ураза бәйрәме, һәрвакытта­гыча, бик күркәм килеп чыкты. Тоткан уразаларыбызны Аллаһы кабул кылсын, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребез бәрәкә­тен­дә тормышыбызны тагын да күркәмрәк итеп, изге ният-максатларыбызга ирешергә юлларын ачсын, дигән теләктә таралышты җыелучылар.
Назгөл Ильясова.
Читайте нас: