Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Башкортстаннан 196 кеше хаҗга барачак

Иман // Фәнүз Хәбибуллин. // 19.06.2019 12:15:38Башкортстаннан 196 кеше быел хаҗ кылачак. Бу хакта Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр буенча советы җитәкчесе Вячеслав Пятков хаҗны оештыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә хәбәр итте.

Башкортстаннан 196 кеше быел хаҗ кылачак. Бу хакта Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр буенча советы җитәкчесе Вячеслав Пятков хаҗны оештыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә хәбәр итте.
Уфадан гарәп, урыс, татар һәм башкорт телләрен белүче җитәкчеләр белән 49ар кешедән торган дүрт төркем барачак. “Төркия авиалиниясе” самолеты аларны Шарджага алып киләчәк, ә аннан алар Согуд Гарәбстанына автобус белән барачак. Очышлар 26, 28, 29, 31 июльдә планлаштырыла. Хаҗиларның 20, 22, 23 һәм 25 августта кайтуы планлаштырыла.
“Болгар-тур” рәсми хаҗ операторыннан юлламаның уртача бәясе -- 180 мең сум.
Хаҗ оештыру тарихында беренче тапкыр Мәккә һәм Мәдинәгә юлланган мөселманнар хаҗиларның шәхси сертификатын алачак. Сертификатлар “Гознак” предприятиесендә махсус кәгазьдә Русиянең Хаҗ миссиясе заказы буенча эшләнгән.
Аккредитация узган хаҗ операторлары тиешле квотага сертификат алды. Шул рәвешле, документларны тапшырганда һәр хаҗи сертификат алырга тиеш -- бу хаҗ кылырга хокук бирә. Былтыр Башкортстаннан 218 кеше операторларның алдавы нәтиҗәсендә хаҗга китә алмады. Быел хаҗны аккредитация узган операторлар гына оештыра ала, алар турында мәгълүматлар Русия Хаҗ миссиясе сайтында урнаштырылган.
Быел хаҗга Русия өчен Согуд Гарәбстаны тарафыннан бүлеп бирелгән гомум квота 20 мең 500 кеше тәшкил итә. Русиянең Хаҗ миссиясе, теләүчеләр саны арту сәбәпле, биш мең кешегә өстәмә квота сораган.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/iman/bashkortstannan-196-keshe-kha-ga-barachak/
Фото: "Ислам тудей" сайтыннан.
Читайте нас: