Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Дин һәм милләт төшенчәсе һәрчак янәшә

Июнь уртасында Татарстан Республикасында “Милли тормыш һәм дин” Х Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы үтте. Мәртәбәле чараны Бөтендөнья татар конгрессы оештырды. Быелгы форумда Русиянең 70 төбәгеннән 1200 дин әһеле катнашты. Чит илләрдән килүчеләр дә бихисап, шулай да иң зур делегация Башкортстаннан - 130 кеше. Шунысы куанычлы, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов җитәкчелегендәге республика делегациясе составында безнең район вәкиле дә бар - Кырмыскалы авылында яшәүче, әлеге вакытта Булгак авылының “Мирас” мәчете имам-хатыйбы, Мөкәй авылындагы иман йортында мөдәрис вазыйфасын башкаручы Исмәгыйль хәзрәт Ибраһимовка да бу мәртәбәле чарада катнашу бәхете тиде. Ул гына да түгел, форумның пленар өлешендә чыгыш ясарга һәм ТР Президенты Р.Н.Миңнехановның кулыннан Рәхмәт хаты алырга да насыйп булды аңа. Өч көн барган форумда катнашу тәэссоратларын ул безнең белән дә уртаклашты.

Июнь уртасында Татарстан Республикасында “Милли тормыш һәм дин” Х Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы үтте. Мәртәбәле чараны Бөтендөнья татар конгрессы оештырды. Быелгы форумда Русиянең 70 төбәгеннән 1200 дин әһеле катнашты. Чит илләрдән килүчеләр дә бихисап, шулай да иң зур делегация Башкортстаннан - 130 кеше. Шунысы куанычлы, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов җитәкчелегендәге республика делегациясе составында безнең район вәкиле дә бар - Кырмыскалы авылында яшәүче, әлеге вакытта Булгак авылының “Мирас” мәчете имам-хатыйбы, Мөкәй авылындагы иман йортында мөдәрис вазыйфасын башкаручы Исмәгыйль хәзрәт Ибраһимовка да бу мәртәбәле чарада катнашу бәхете тиде. Ул гына да түгел, форумның пленар өлешендә чыгыш ясарга һәм ТР Президенты Р.Н.Миңнехановның кулыннан Рәхмәт хаты алырга да насыйп булды аңа. Өч көн барган форумда катнашу тәэссоратларын ул безнең белән дә уртаклашты.

Бай тәэссоратлар калдырды

- Агымдагы елның апрель аенда шулай ук Татарстан Республикасында узган Эшкуарлар җыенында булып кайткан идем. Менә, Ходай насыйп иткәч, татар дин әһелләре форумында булып, бай тәэссоратлар алып кайттым. Шуны да билгеләп үтәсем килә: татар дин әһелләре форумы - Русия имамнарын бер мәйданга туплаучы бердәнбер җыен булып тора. Аның төп максаты - татар халкының үсешен, милләтнең бердәмлеген ныгытуда мөһим булган традицион рухи-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм пропагандалау юнәлешендә татар мөселман дини оешмаларының тырышлыгын берләштерү, аларның үзара бәйләнешләрен ныгыту.

Форум ел саен “Милли тормыш һәм дин” исеме белән уздырыла. Быел ул Габдулла Ту­кайның “Мин һәрвакыт дин бе­лән милләтнең һәр икесенә тигез әһәмият бирү тарафында” дигән девизы астында үткәрелде.

Килгән көнне үк өйлә намазыннан соң “Уникс” концертлар залына юлландык – төп чаралар шунда үтте: биредә дин әһеллә­ренә “Татар халкының үсеш стратегиясе” проекты тәкъдим ител­де. Проект белән таныштыр­ган Татарстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, Бө­тен­дөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Вәсил Шәйх­разиев чыгышында динебез Ислам һәм милләт төшенчәсе һәр­чак янәшә килүен билгеләде. Без бердәм булганда, кулга-кул тотынып эшләгәндә генә максатларга ирешеп булуын ассызыклады. Бу көнне форумда катнашучылар дүрт төрле юнәлештә секция утырышларында “Мәга­риф системасында дини белем бирү мәсьәләләре”, “Дини оешмаларда татар теленең кулланышы”, “Татар дөньясында Ислам белән бәйле урыннарны саклау һәм торгызу” һәм “Халыкның көн­дәлек тормышында татар дин әһелләренең тоткан урыны” дигән темаларга фикер алышты.

Лаеклы бүләк

Форумның икенче көне вакыйгаларга бай булды. “Kazan Expo” халыкара күргәзмә үзәгендәге Илһам Шакиров исемендәге концерт залында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында пленар утырыш үтте. Нәкъ шунда алты кеше, шул исәптән мин дә, рухи-әхлакый традиция­ләрне үсте­рүгә, тынычлыкны һәм конфессияара татулыкны ныгытуга керткән өлешебез өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миң­неханов кулыннан Рәхмәт хаты алу бәхетенә ирештек.

Утырышның беренче өлеше тәмамлангач, җомга намазына Казанның Кол Шәриф, Апанай, Мәрҗани мәчетләренә юнәлдек. Без җомга намазын Кол Шәриф мәчетендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә укыдык. Мөфти хәзрәт форум делегатлары каршында татар телендә вәгазь сөйләп, илебез алдында торган мөһим гомумкешелек мәсьәләләрен күтәрде: ул - бер-береңне гафу итә белү һәм тәүбә кылу, сөннәт юлыннан тайпылмау, Коръән кушканча чын кардәшләр булып яшәү.

Яшьләрне һөнәргә өйрәтү – изге гамәл

Көннең икенче яртысында форумның пленар утырышы Казанның “Уникс” концертлар залында дәвам итте. Дин әһелләре үз төбәкләрендәге бай мирас турында сөйләде, үзләре башкарган эшләр белән таныштырды, тәҗрибә уртаклашты. Минем чыгышым исә “Мәчеттә һөнәри гыйлем һәм спорт тәрбиясе”нә багышланды. Бу теманы юкка гына сайламадым: 2014-2016 елларда Сарт-Науруз авылы мәчетендә мөдәрис һәм имам-хатыйп вазыйфаларын башкарган чорда балаларны, яшьләрне дин юлына әйдәү эшен түгәрәкләр аша башлап җибәр­дек. “Мәчеткә килегез!”, дип әйтү белән генә халык, бигрәк тә яшьләр йөремәячәк. Шуңа күрә без башта “Яшь умартачы” түгәрәге ачтык. Бу эшне дә җай­лап башладык. Иң тәүдә җомга көнне “Умарта корты һәм аның бәрәкәте” темасына вәгазь сөйләдек. Намаздан соң төрле чәчкәләрдән җыелган бал белән чәй эчү мәҗлесе үткәрдек. Шул көнне түгәрәк ачылуы турында игълан иттек. Соңыннан мәчет ихатасында умартачылар алып килгән балларны тәмләп карадык, гошер сәдакасыннан бал тараттык.

Түгәрәк эшен умартачы һөнәре, балның файдасы турында мәгълүмат бирүдән башладык. Аннан соң умартачылык кирәк-яраклары белән таныштырдык, ана һәм ата кортлар, умарта кортларының яшәеш рәвешен күзәттек, дарулар бирү тәртибе белән таныштырдык. Укучыларга умарта савыты, рамнар, бүлгечләр ясарга һәм балавыз куарга өйрәттек, нектар бирә торган чәчкәләр, үсемлекләр турында сөйләдек. Җайлап практик эшкә күчтек. Иң шатлыклы вакыт – бал аерту. Аны балалар белән бергәләп башкардык һәм көзен мәчеттә бал бәйрәме үткәрдек.

Минемчә, ислам динен мәчеттә, мәдрәсәдә, уку йортында, мәгълүмат чаралары аша гына таратып калмый, моңа спорт аркылы да ирешеп була. Без, мәсәлән, өстәл теннисы буенча ярышлар оештырып, байтак яшьләрне мәчеткә җыя алдык. Хөрмәтле Пәйгам­бәребез Мө­хәм­мәд Мостафа с.г.с мөсел­маннарны көчле һәм нык булырга өндәгән һәм үзе дә йөгерү, ат һәм дөядә йөрү, җәядән ату, көрәш һәм суда йөзү кебек спорт төрләре белән шөгыльләнгән. Спорт кешегә сәламәт яшәүгә бәрәкәт булып тора. Без дә Пәйгамбәребездән үрнәк алып, ике ел рәттән язын һәм көзен Сарт-Науруз авылы мәчете Кубогына район ярышлары үткәрдек. Җиңүчеләрне кубок, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләп бардык. Барлык катнашучыларга да, ә бу исә 100дән артык кеше, мәчет исеменнән бүләкләр тапшырдык. Бер генә чара да сый-хөрмәттән башка узмый бездә - пылау белән сыйлыйбыз. Мәҗлесләр вакытында ислам – мәрхәмәтлек, шәфкатьлек, дуслык һәм тугандашлык дине икәнен аңлатабыз.

Быел көз Булгак авылының “Мирас” мәчетендә “Яшь мич чыгаручы” түгәрәге ачарга ниятлибез. Әлегә әзерлек эшләре бара, кирәк-яраклар кайтарабыз.

Менә шул башкарган эш­ләрем, аларның нәтиҗәләре турында сөйләп, күпләрне кызыксындыра алганмындыр, дип ышанасы килә. Ни генә дисәң дә, алар сыналган һәм нәтиҗәле, чөнки күпме буш вакытларын кайда үткәрергә белми йөрегән яшьләр һөнәр үзләштерде, үзләрен сынап карый алды, дин нигезләрен өйрәнде.

Изге Болгар җыены

Форумның өченче көне Татарстанның Спас районы Болгар музей-тыюлыгы террито­риясендә узды. Болгар дәүләте тарафыннан Ислам дине рәсми рәвештә кабул ителгән көнгә багышланган тантаналы чара - “Изге Болгар җыены”нда катнаштык.

Бәйрәм дини музыка концерты белән башланып китте. Анда Татарстан иҗат коллективлары белән берлектә, Башкортстан вәкилләре - Уфаның “Ихлас” мәчете каршында эшләп килүче “Илаһилар” төркеме дә чыгыш ясады.

Әйе, соңгы 10 елда борынгы Болгар җирендә бик зур үзгә­решләр булган - бу җирдә искиткеч туристик үзәк булдырылып, бөек тарихи мирасны торгызуга ирешкәннәр.

Биредә урнашкан Болгар Ислам академиясендә Рөстәм Миңнеханов Русия мөселман дин әһелләре белән традицион очрашу үткәрде. “Түгәрәк өстәл” артында илебез алдында торган иң мөһим мәсьәләләр, шул исәптән Ислам мәгариф системасы үсеше, мөселманнарның уртак мәнфәгатьләрен яклауда һәм көн үзәгендәге мәсьәләләрне хәл итүдә бердәмлек һәм теләктәшлек булдыру турында фикер алышу булды.

Чарага барыр алдыннан дулкынлану катыш шатлык хисләре кичергән идем. Менә өч көн артта да калды. Ләкин бу форум бай тәэссоратлар белән күңел түрендә бик озак сакланачак әле. Чөнки ул катнашучыларның һәрберсенә танышу, аралашу, тәҗрибә туплау һәм уртаклашу мөмкинлеге бүләк итте, - диде Исмәгыйль хәзрәт форумнан алган тәэссоратлары белән уртаклашып.

Эльвира Ямалетдинова язып алды.
Читайте нас: