Мәчет тарихы
– 1953 елда совет власте авыллардагы мәчетләрне сүтәргә дигән карар чыгара. Безнең йорт мәчеткә якын урнашкан. Ул вакытта миңа 5 яшь кенә иде. Бирегә эшчеләр килеп, җеп белән бәйләп, мәчет манарасын төшергәннәрен күзәттем. Әнием карап тормаска кушкач, кереп яттым. Шул вакыт мәчет ягыннан ыңгырашкан тавыш ишетелде. Әйтерсең, мәчет елый иде, - ди Әнвәр хатыйп, үткәннәрне искә төшереп.
Бинаны сүтеп Иске Муса авылында мәктәп салып куялар. Бик күп балалар, шул исәптән безнең әңгәмәдәшчебез дә шунда укый. Байтак еллар буена мәчет урыны буш тора.
2009 елда Актүбә авылының старостасы Рәфис Мозафаров яңа мәчет төзергә кирәк, дигән тәкъдим кертә. Аның башлангычын авыл халкы да, иганәчеләр дә хуплый.
– Халыктан акча җыйдык, ләкин ул гына мәчет төзергә җитми иде. Шулвакыт Ихсан Шәрәфетдинов: “Эш барсын өчен аны башларга кирәк” дип белдерде.
Аскын районына барып, мин делянка белештем һәм буралык агачка заказ бирдем. Яңа мәчет салынасы нигезгә мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин дога укыды. Нигез салуда авыл халкы дәррәү катнашты. Бүрәнәләрне күтәрү өчен кран кирәк булгач, Юл төзү-төзекләндерү идарәлегенең элекке начальнигы Фәнил Исхаков техника бирде. Район җитәкчелеге дә ярдәм итте. Иганәчеләр һәм авылдан чыккан кешеләрнең ярдәме дә зур булды. Акчаларның бер өлешен “Урал” фонды бүлде. Кыскасы, һәркем кулдан килгәнчә ярдәм кулы сузды, – ди Әнвәр Гайсин.
Моннан сигез ел элек “Нурлы” мәчете үз ишекләрен ачты. Авылга кергәндә үк ул әллә-кайдан күренеп, авылга ямь биреп утыра. Монда рәхәт, күңелне тынычлык биләп ала. “Мәчеттә булганда сине фәрештәләр саклап тора” – диләр. Чынлап та, шулайдыр.
Коронавирус пандемиясенә кадәр Актүбә авылындагы мәчеткә җомга намазына, тәрәвих намазына халык күпләп йөрегән. Ураза һәм Корбан гаетенә хәтта 50-70шәр кеше җыелган.
Тәүдә – укытучы, соңыннан имам
Әнвәр Гайсин Актүбә авылында туып-үскән. Белеме буенча ул – физик – Стәрлетамак педагогия институтын тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген Атҗитәр урта мәктәбендә башлый, соңыннан Яңа Кыешкы мәктәбе директоры итеп тәгаенләнә. 1980 еллар азагында Уфа шәһәрендәге 15нче санлы мәктәптә директор урынбасары вазыйфасын башкара. Мәгариф отличнигының укучылары югары дәрәҗәдәге олимпиадаларда катнашып, беренче урыннар яулый. Эшләгән еллары өчен пенсиягә чыгу белән үз эшен ачарга карар итә.
Дингә вакыт та калмый кебек. Ләкин күңеле һәрвакыт дингә тартыла. Еш кына әнисе өйрәткән догаларны укый. Йортларына каршы торган мәчетне, аны сүткәндә ыңгырашкан тавышны ул еш кына исенә төшерә.
2008 елда Әнвәр Хаҗимөхәммәт улы Тукай мәчетенә укырга йөри башлый. Ике ел эчендә гарәп телен, Коръән укырга өйрәнә, намазга баса. Мәдрәсәне тәмамлый. 2012-2014 елларда Русия Ислам университетында квалификацияне күтәрү курсларында укып, диплом алып чыга. Ул аңа мәчеттә имам-хатыйп булып эшләргә хокук бирә.
– Ислам дине нигезләреннән тыш, Аллаһы һәр кешегә кирәкле дини вазыйфалар үтәүне дә йөкли. Мондый вазыйфалар бишәү: шәһадәт, саләт, зәкәт, рамазан ае уразасы, сыям, хаҗ. Мөселманнар аларны исламның биш баганасы дип атап йөртәләр. Чөнки алар чыннан да ислам диненең төп кагыйдәләрен тәшкил итәләр.
“Нурлы” мәчетен ачканда, Тәлгать Таҗетдин миңа: “Монда син имам-хатыйп буласың” – диде. Хаҗ кылармын, дип уема да кергәне юк иде. Узган елда Мәккәгә хаҗга барып кайттым. Анда булып кайткан кеше бу дөньяга башкача карый башлый. Менә мин дә шулай. Ходай Тәгалә безгә еш кына мөмкинлекләр бирә, бәхет җибәрә. Ишегебезне шакый, ә без аны сизмибез, ишек ачмыйбыз. Һәркем үз юлын үзе сайлый, - ди Әнвәр хатыйп.
Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.