Үзән
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Динебез, йолаларыбыз
30 гыйнвар 2021, 13:45

Аятел көрси татар хәрефләре белән

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим.Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим.Әллааһү ләә иләәһә иллә һүәл-хәййүл-каййүм.Ләә тәъхүзүһүү синәтү-үә ләә нәүм.Ләһү мәә фис-сәмәәүәәти үә мә фил-әрдъ.Мәң зәл-ләзии йәшфәгү гиндәһүү илләә би’ изниһ.Йәгләмү мәә бәйнә әйдииһим үә мәә хальфәһүм.Үә ләә йүхиитуунә бишәй’им-мин гилмиһии илләә бимәә шәә.Үәсигә күрсиййүһүс-сәмәәүәәти үәл-әрд.Үә ләә йә’үдүһүү хифзуһүмәә. Үә һүәл-гәлиййүл-гәзыйм.

Мәгънәсе: Аллаһның Үзеннән башка Илаһи кодрәткә ия һәм тәңре булырдай һичберкем юк. Ул – Аллаһ (мәңге) тере, һаман халык белән идарә итеп торучы. Аның йоклау сыйфаты юк. Күкләрдәге һәм Җирдәге бөтен нәрсә Аныкы гына. Аллаһның рөхсәте булмаганда беркем дә шәфәгать (яклау) кыла алмый. Ул Үзе яралтканнарның алда ни күрәчәген, үткәндә ни күргәннәренең (кылганын, кылмаганын, кылачагын, белгәнен, белмәгәнен, яшергәнен, яшермәгәнен) барысын да белеп тора. Кешеләр аның гыйлеменнән башка үзбелдекләре белән берни эшли алмас. Аның көрсие Күкләрне һәм Җирне үз эченә алган. Аллаһка Күкләрне, Җирне саклап тору һич тә кыен түгел. Аллаһ гаять бөек, галәмәт тә олуг (“Бәкара” сүрәсе, 255 аять).
Бу Аятел-көрси” аяте Аллаһы Тәгаләне, тәүһидне олылауны, Аллаһының сыйфатларын үз эченә алу җәһәтеннән Коръән сүрәләре һәм аятьләре арасында мөхтәрәм аять була. Шуның өчен дә Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһиссәләм: “Бер кеше “Аятел-көрси”не һәр фарыз намаздан соң укыса, ул кеше хәзер оҗмахка керер иде. Ләкин оҗмахка керүдән тыйган нәрсә үлем генә. Аллаһының дусты һәм Аңа гыйбадәт кылучы “Аятел- көрси”не даими укыр, һәрбер кеше йокларга яткач, “Аятел- көрси не укыса, Аллаһы Тәгалә бу укучыга һәм күршеләренә иминлек бирер”, – диде.
1. Әлеге аять Коръәннең иң олы аятьләреннәндер.
2. “Аятелкөрси” җеннәрнең усаллыгыннан иртәдән кичкә, кичтән иртәгә кадәр саклар.
3. “Аятелкөрси” Коръәннең дүрттән бер өлешенә тиң.
4. Әгәр дә берәү мәҗбүри намазлардан соң даими әлеге аятьне укыса, аны җәннәттән бары тик үлем генә аерып торыр.
5. Әлеге аятьне һәр мәҗбүри намаздан соң укыса, ул икенче намазга кадәр иминлектә булыр.
6. Ишектән кергәндә “Аятелкөрси” укылса, ул өйдән шайтан качып китәр.
7. Аятьне укучы үзе, аның гаиләсе, өе, байлыгы, хәтта, 40 күршесе дә имин булыр.
8. Карак “Аятелкөрси” укучы янына якын да килмәс.
9. Әгәр дә “Аятелкөрси” “Бәкара” сүрәсенең соңгы аяте белән бергә укылса, дога җавапсыз калмас.
10. Җеннәр бу аять укылган савыт-сабаны ача алмас.
11. Берәү йоклар алдыннан “Аятелкөрси”не укыса, аны ике фәрештә таң атканчы саклар.
12. Кем дә кем иртән “Аятелкөрси”не һәм “Гафир” сүрәсенең башын укыса, ул кичкә кадәр һәм, әгәр дә кич укыса, таң атканчы иминлектә булыр.
13. Әгәр берәү өеннән чыгар алдыннан “Аятелкөрси” укыса, Аллаһ аның йортын мохтаҗлыктан коткарыр.
14. Әгәр бу аятьне укып, чирле кешене өшкерсәң, Аллаһ аның 63 чирен җиңеләйтер.
15. Иминлек өчен һәркөн 33 яки 99 мәртәбә уку зарури.
16. Шайтаннарны куу өчен укыла.
17. Начар төш күреп газапланучылар йоклар алдыннан 3 тапкыр укысыннар.
18. Берәү җомга көнне, ялгызы калган хәлдә, әлеге аятьне 70 мәртәбә укыса, ул эчке рухи яктылыкны сизәр, бу мизгелдә Аллаһ догаларын кабул итәр.
19. Күңел тынычлыгы өчен йоклар алдыннан “Аятел көрси”не һәм 109, 110, 112, 113, 114 нче сүрәләрне укырга кирәк.
Пәйгамбәребезнең якын сәхабәсе, туганы Гали (Аллаһ аннан разый булсын) болай дигән: “Мин йоклар алдыннан “Аятелкөрси”не укымаган мөселманнарны аңламыйм. Әгәр сез бу аятьне укуның нинди файдалары барлыгын белсәгез, аңа бик нык игътибарлы булыр идегез. Бу аять Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр бер пәйгамбәргә дә иңдерелмәгән. Мин бервакытта да “Аятелкөрсине” укымыйча йокларга ятмыйм”.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/655927.
Читайте нас: