Үзән
-3 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Динебез, йолаларыбыз
4 февраль 2021, 21:55

Рәхмәт фәрештәләре нинди өйгә керми?

Хөрмәтле редакция!“Динебез – ислам” сәхифәсендәге язмаларны кызыксынып укыйм, үземә байтак файдалы нәрсәләр алдым. Бер мәҗлестә Коръән укырга килгән мулла фатир стенасындагы фотографияләрне алдырды, “Өегезгә рәхмәт фәрештәләре керми бит, җен-шайтаннар тула”, - диде. Уйлап карасаң, күпләрнең өендә фотографияләр, җанлы сурәтләр җитәрлек бит. Рәхмәт фәрештәләре хакында аңлатып язсагыз иде.Наилә Әхмәтшина, Уфа шәһәре.

Аллаһның пакъ затлары
Бөек Раббыбызның пакъ һәм югары затлары булган фәрештәләрнең барлыгына ышану, аларның вазыйфаларын һәм сыйфатларын белү һәр мөселман өчен фарыз булып санала. Шунлыктан рәхмәт фәрештәләре турындагы сорау җавап бирү белән беррәттән, икенче иман шарты – фәрештәләргә иман китерү мәсьәләсенә җитди тукталырга булдык. Белмәгәннәребез өчен өйрәнү, белгәннәребез өчен искә төшерү файдалы булыр дип уйлыйбыз.
Аларның исемнәре
Җәбраил фәрештә (гәләйһиссәләм – Аңа сәлам булсын). Коръәндә һәм хәдисләрдә ул Җибрил дип китерелә, әмма безнең телебездә, нишләптер, Җәбраил дип аталган. Бу – Аллаһу Тәгаләнең иң бөек фәрештәсе. Ул Аллаһның әмер һәм тыюларын пәйгамбәрләргә җиткерүче, Аллаһу Тәгалә белән пәйгамбәр арасындагы илче. Әмма аның башка вазыйфалары да бар. Мәсәлән, рамазан аенда ул сөекле Расүлебез Мөхәммәд (с.г.с.) янына һәр төнне килә, бергәләп Коръән Кәримне укыйлар. Пәйгамбәребезгә (с.г.с.) биш намазын ничек һәм кайсы вакытта укырга икәнлеген күрсәтә, намазда имам була. Бик каты авырган чагында Пәйгамбәребезне (с.г.с.) өшкерә. Ул шулай ук Бәдер сугышы һәм Хандак сугышы вакытында Мөхәммәд (с.г.с.) белән янәшә сугышта катнаша. Мәккәдән Иерусалимга исра сәяхәтендә һәм җиде кат күккә күтәрелгәндә – Миграҗ вакытында Пәйгамбәребезне (с.г.с.) озатып бара. Коръәндә аның исеме Рух-әль-Әмин, Рух – әль Кудус дигән югары титуллар белән китерелә.
Кешелек тарихында иң яман гөнаһ (ирләрнең үзара зина кылуы – гомосексуализм) белән танылган кавемгә җәза биргәндә Аллаһу Тәгалә Җәбраилне (г.с.) җибәрә. Ибн Кәсир тәфсирдә шундый юлларны китерә: “Җәбраил (г.с.) Лут пәйгамбәрнең (г.с.) кавемен өйләрендә һәм көтүлектә тотты. Ул аларны маллары һәм йортлары белән шулай югары күтәрде ки, хәтта күк әһелләре эт өргәнен ишетте, аннары әйләндереп җиргә каплады. Ул моны уң канатының очы белән эшләде”...
Микаил фәрештә (гәләйһиссәләм).
Ул табигать эшләре белән идарә итә. Яңгыр һәм кар яудыру, җил-давыллар чыгару, үсемлекләрне үстерү кебек бөтен табигать күренешләре аның карамагында. Аның бик күп ярдәмчеләре бар, бар эшләрне дә Аллаһу Тәгаләнең рөхсәте белән, Ул кушканча үтиләр.
Исрафил(гәләйһиссәләм).
Сур мөгезен авызына китергән килеш Аллаһу Тәгаләнең әмерен көтә. Сәгате җиткәч, Раббыбызның әмере белән сурга өрәчәк һәм шуның белән кыямәт башланачак.
Газраил (гәләйһиссәләм).
Коръәндә һәм хәдисләрдә ул “Үлем фәрештәсе” дип йөртелә, бездә Газраил дип аталган. Аңа Аллаһу Тәгаләнең әмере белән әҗәле җиткән һәр кешенең җанын алу бурычы йөкләнгән.
Кирамән Кәтибин – кешеләрнең изге гамәлләрен һәм гөнаһларын тузан бөртегенә кадәресенә чаклы язып баралар. Алар уң һәм сул җилкәләрдә була.
Мөнкәр һәм Нәкир фәрештәләре кабергә кергән һәр кешедән җавап ала. “Раббың кем? Динең нинди? Пәйгамбәрең кем?” – кебек сорауларны бирә. Аларны “Сөаль фәрештәләре” дип тә әйтәләр.
Малик. Җәһәннәмдәге фәрештәләрнең башлыгы. Аның хакында Коръән Кәримдә шундый юллар бар: “Алар: “И, Малик! (Чыдый алмыйбыз). Раббың безнең хакта үлем карары бирсен!” – дип ялварырлар. Ул: “Сез монда мәңге калачаксыз”, - дип җавап бирер. (“Зухруф” сүрәсе, 77 аять).
Җәннәт сакчысы Ридван. Ул җәннәттәге фәрештәләрнең җитәкчесе.
Хафаза фәрештәләре. Кешеләрне бәла-казалардан саклый, юлда, йоклаганда һәм башка халәтләрдә саклый торган фәрештәләр. Бу фәрештәләр хакында Коръәндә “Күк күкрәү” сүрәсендә 11 аятьтә болай диелә: “Ул кешенең алдыннан һәм артыннан баручылар (фәрештәләр) бар, алар Аллаһның әҗере белән аны саклыйлар”. Ибн Габбас (р.г.) болай ди: “Аллаһның саклаучы фәрештәләре кешене бөтен бәла-казалардан төрле яктан саклый, әмма Аллаһның тәкъдире буенча тәгаенләнгән бәла килгәндә алар аны калдырып китәләр”.
Аларның сыйфатлары
Фәрештәләргә иман исламда Аллаһтан соң икенче урында тора. Алар нурдан яратылган һәм Аллаһуның кушканын төгәл үтәүче пакъ затлар. Ашамыйлар, эчмиләр, аларда ир яисә хатын җенесе юк. Алар Аллаһның хөрмәтле коллары, зур буйсынучанлык белән Ул кушканны үтиләр. Аларның тәгаен вазифасы, аерым дәрәҗәләре бар. Алар чиксез күп, исәбен бары тик Раббыбыз гына белә.
Гарәпчәдә аларны мәләк – фәрештә, мәлә-икә-фәрештәләр дип йөртәләр. Аларның кайчан яратылганы билгеле түгел. Мөслимнән килгән хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.с.) болай ди: “Фәрештәләр – нурдан, җеннәр уттан яратылган, ә Адәм (г.с.) алдан әйтелгәнчә (балчыктан) яратылган”. Фәрештәләр искиткеч матур, көчле итеп яратылган, әмма христиан китапларында китерелгән сурәттә түгел. Фәрештәләр күзгә күренми, әмма кайбер хайваннар аларны күрә. Әбу Һурайрадан килгән хәдистә сөекле Расүлебез (с.г.с.) болай диде: “Әтәч кычкырганны ишетсәгез, дога кылыгыз, чөнки әтәч фәрештәне күрә”.
Аерым очракта фәрештәләр кеше сүрәте алуы мөмкин. Җәбраил (г.с.) Мәрьям ана янына кеше сүрәтендә килде. Мәчеттә сөекле Расүлебез (с.г.с.) сахабәләре белән утырганда Җәбраил (г.с.) кеше рәвешендә килеп, иман, ислам, ихсан турында дәрес бирде. Фәрештәләр бик зур яралтылган, берничә йөз канатлары бар. Җәбраилнең 600 канаты бар. Гарешне күтәреп йөртүче фәрештәләрнең колагы белән җилкәсенең арасы кош җиде йөз ел очып барырлык ераклыкта диелгән.
Рәхмәт фәрештәләре. Алар безнең өйгә тулганмы?
Аллаһу Тәгаләгә гыйбәдәт кылган мөселманнарның өйләре мәчет дип санала, чөнки алар анда намаз укый, зикер кыла, Коръән укый. Андый өйләр нурлы, якты була, анда килгән кешеләр дә ял итеп, җанына рәхәтлек таба. Бу йортлар Аллаһның рәхмәт фәрештәләре белән тула. Алар бөтен мөселманнар йортларына да туламы соң дигән сорау туа. Сөекле Расүлебез (с.г.с.) хәдисләренә караганда, бөтен өйләргә дә рәхмәт фәрештәләре тулмый икән шул. Биш төрле йортка аларга керергә рөхсәт бирелми.
Беренчесе. Аллаһның Илчесе (с.г.с.) шулай әйтеп калдырды: “Әгәр бер йортта, бер нигездә ата-ана җәберләнсә, кыерсытылса, анда Аллаһның рәхмәт фәрештәләре булмас”. Ата-ананы рәнҗетүне Пәйгамбәребез (с.г.с.): “Аллаһка тиңдәш кую – ширек кылудан соң иң зур гөнаһ”, - дип кисәтте.
Икенчесе. Туганлык хакын санга сукмаган кешеләрнең йортына рәхмәт фәрештәләре кермәс. Туганнары белән ачуланышкан, алар белән аралашмаган бәндәләргә җитди кисәтү бу. Кичекмәстән якынаю, килешү, аралашу чарасын күрергә кирәк. Туганнары белән араны өзгән кешеләрнең тормышында бәрәкәт булмый.
Өченчесе. Әгәр бер йортта ятим малы ашалса, золым юлы белән кеше малы тартып алып кулланылса, рәхмәт фәрештәләре кермәс. Нинди юл белән табылган ризык ашыйбыз, кеше хакына кермәдекме? Шул хакта уйланырга тиешбез.
Дүртенчесе. Әгәр йорт эчендә җанлы сурәт, фотографияләр, статуэткалар яисә эт булса, рәхмәт фәрештәләре кермәс. Балалар, якыннарның матур фотоларын кешегә күрсәтү өчен стенага элү яисә өстәлгә, шкафка урнаштыру модага керде. Аларны альбомга куеп, кирәк чакта алып карау мөмкинлеге бар. Шәһәр фатирларында эт асрау, шулай ук бик ямьсез күренешкә әйләнде. Шәригать буенча, эт селәгәе тигән урын җиде кат юылырга тиеш. этләрне тышта йорт саклау өчен тоту рөхсәт ителә.
Бишенчесе. Яман исле, пычрак, булган һәм җенси мөнәсәбәттән соң госел коенмаган кешеләр булган өйләргә шулай ук, рәхмәт фәрештәләре кермәс. Димәк, мондый өйләрдә яшәүчеләр ешрак авырый, анда кешенең эче поша, җаны тарлыга, төшенкелеккә бирелә. Фәрештәләр яман эшне яратмый: суган һәм сарымсак исе, тир исе, тәмәке исе һ.б.
Өйләребез нурлансын, фәрештәләр белән тулсын өчен югарыда әйтелгәннәрне искә алсак, хаталарны төзәтсәк иде.
Кешеләргә ярдәме
Кайбер фәрештәләр кешеләрнең уйларын укый ала. Хираман һәм Кәтибин – гамәлләрне язучылар – кешенең ниятен дә, кыла алмаган гамәлен дә яза. Әбу Һүрайрадан р.г. килгән хәдистә сөекле Расулебез с.г.с. болай ди: “Фәрештәләр Аллаһу Тәгаләгә: “Бу кеше явызлык тели”, - дип хәбәр итә. Моңа Раббыбыз түбәндәге җавапны бирә: “ Аны күзәтегез. Әгәр явызлыгын эшләсә, бер гөнаһ языгыз. Әгәр эшләмичә ваз кичсә, бер саваплы эш итеп язып куегыз. Чөнки ул аңардан Минем ризалыгым өчен баш тарта”. (Мөслим).
Туганнан алып үлгәнгә чаклы һәр кешегә бер фәрештә тәгаенләнә. Ул аны изгелек кылырга илһамландыра, явызлыктан тыелырга ярдәм итә. Фәрештәләр хәтта ана карынында бер тамчы судан бала ярала башлаганнан алып туганчыга кадәр дә саклый. Фәрештәләргә иман, Аллаһу Тәгаләнең Бөеклеген, Кодрәтен аңларга ярдәм итә. Без Раббыбызга Үзенең бәндәләре хакында шундый хәстәрлек күргәне өчен чиксез рәхмәт әйтергә тиешбез. Фәрештәләрне ярату һәм хөрмәтләү һәрбер мөселман өчен һичшиксез тиешле. Пәйгамбәрләр һәм фәрештәләр хакында шаярып та хөрмәтсезлек әйтергә ярамый. Һәммәбезгә аларга тиешле ихтирамны күрсәтү насыйп булсын.
Хакыйкатьтә, хәдистә болай килә: сул яктагы фәрештә үзенең каләмен мөселманның гөнаһын язмыйча алты сәгать көтеп тора. Әгәр ул тәүбә кылса һәм Аллаһның гафу итүен сораса, бу гамәл язылмый. Әгәр тәүбә итеп бу эштән тыелса, бер савап итеп языла. (Әт-Табарани). Гөнаһлы эштән соң шунда ук “Әстагъфируллаһә вә әтүбү иләйһи”, дияргә, “Раббым, мине гафу ит”, дияргә.
Фатыйма Фаткуллина, Уфаның “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе.
Фото: bibia.ru

Автор : Әсәдуллина Эльвира.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/663707.

Читайте нас: