Үзән
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Динебез, йолаларыбыз
17 февраль 2021, 23:00

Үлгән кешенең җаны кайтып йөри аламы?

“Әнкәйдән хат”Елама әле, кызым, мин китте дип,Мин һәрвакыт сезнең яннарда.Мин күзәтәм сезне һавалардан,Саклыйм сезне каты давылда.Күрәм барыгызны, оныкларны,Җилләр аша сәлам җибәрәм.Йоклаганда яныгызга килепЧәчегездән сыйпап иркәлим.Әтиең дә минем белән бергә,Җәннәттә дә без гел янәшә...

Телефонга килгән хәбәрдә шундый юллар бар. Янында мөселманча матур итеп киенгән олы яшьтәге апаның рәсеме дә куелган. Апабыз бу шигырьне изге ният белән язгандыр. Әлбәттә, җан үлми. Әмма кабергә кергән, рухлар галәменә күчкән җан ничек теләсә, шулай сәяхәт итеп йөри алмый. Җаннар кабердә ике төрле халәттә була. Иманлы кешеләр өчен кабер – җәннәт баскычларыннан бер бакча, имансыз кеше өчен җәһәннәм чокырларыннан бер чокырга әйләнә. Анда җаннар йә рәхәттә, йә газапта яши. Иртәле-кичле аңа барасы урыны күрсәтелә.
“Әтиең дә минем белән бергә, җәннәттә дә без гел янәшә”, - диелә. Шуны белик: әлеге вакытта беркем дә җәннәткә кермәде. Кыямәт мәйданында исәп-хисап булгач, сират күперен үткәч кенә җәннәт ишекләре ачылачак. Анда беренче булып сөекле Рәсүлебез Мөхәммәд (с.г.с.) керәчәк. Матур яңгыраса да, иман шартларына туры килмәгән, адашуга алып бара торган шигырь һәм мөнәҗәтләрне тәкъдим итүдән сакланырга кирәк. Моның өчен динебезнең асылын, иман рөкеннәрен өйрәнү зарур.
Сәлимә Сәйфуллина, мөгаллимә.
Фото: oboi-store.ru

Автор : Әсәдуллина Эльвира.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/682369.

Читайте нас: