Үзән
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Динебез, йолаларыбыз
18 февраль 2021, 19:15

Рәгаиб кичәсе мөбарәк булсын!

Бүген, кояш баю белән, барча мөселманнар Рәгаиб кичәсен каршы алачак. Ул изге Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы төнгә туры килә.

"Риваятьләрдә Рәгаиб кичәсендә безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) әти-әнисе Габдулла белән Әминә никахлашкан дип хәбәр ителә. Аллаһ Илчесе (с.г.в.) үзе үк бу төн турында болай дип әйткән: “Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы төнне ваемсызлыкта үткәрмәгез, чөнки бу төнне фәрештәләр "Рәгаиб" дип атаган”.

Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә. Бу көн вә кичнең без белмәгән бик күп хикмәтләре бардыр. Бу кичәдә хәлебездән килгән кадәр гыйбадәтләребезне, догаларыбызны кылырга, тәүбәләребезне арттырырга кирәк, начар вә ямьсез гамәлләрдән ерак торырга тиешбез. Пәнҗешәмбе көнендә исә ураза тоту саваплы булыр.

Барлык дин кардәшләремне Рәгаиб кичәсе белән тәбрик итәм һәм бу төн һәр гаилә өчен иминлек һәм бәрәкәткә ирешү чарасы булуын сорап, догалар кылам”, - дип яза Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Фото: bia.omgdev.ru

Автор: Фануз Хабибуллин.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/684188.

Читайте нас: