Фатыйма апа, башта ширек турынңа аңлатып үтик әле. Нәрсә ул ширек? Эльвира сеңлем, мин сүзне имансызлык, монафикълык хакында әйтеп китүдән башлар идем. Чөнки бүген темабыз ширек булгач, ул турыда соңрак тулысынча сөйләрбез. Аллаһу Тәгалә яратмаган өч төркем кешеләр бар. Аларның беренчесе - кяферләр. Алар Раббыбызның барлыгын инкарь итә. Бу дөнья, җир һәм күкләр үзеннән-үзе барлыкка килгән, яисә табигать яралткан, диләр. Кеше үлгәч яңадан терелүгә, кыямәт көненә ышанмыйлар. Ахирәттә аларның изгелеге исәпләнми, алар туп-туры мәңгелеккә җәһәннәмгә китәчәк. Икенче төркем – монафикълар. Алар мөселманнар янында мөселманча, кяферләр янында аларча булалар. Бу төркем җәһәннәмнең иң түбәнге катында булачак. Әмма бу дөньяда без беркемгә дә монафик дип әйтә алмыйбыз. Аларның күңелендәген бер Аллаһу Тәгалә генә белә.
Өченче төркем – мөшрикләр. Алар Аллаһу Тәгаләгә тиңдәш, яисә иптәш куючылар. Алар айга, кояшка, йолдызларга, шәехләргә, Буддага, җеннәргә илаһилык бирәләр. Алар кешенең язмышына тәэсир ясый, ярдәм итә ала дип уйлыйлар. Мәсәлән, бер көнне телевизордан шундый күренешне тәкъдим иттеләр. Бер бәндә агачтан ясалган алты метрлы Будда сыны каршына килде дә аның каршында сәҗдә кылды. Яисә йолдызнамәләрне алыйк. Йолдызларның кеше язмышына тәэсире бар дип ышанган кешеләр йолдызларны илаһлаштырган була түгелме?
Бүген бит андый йолдызнамәләр, астрологлар прогнозлары белән дөнья тулган... Иблис һәм аның армиясе адәм балаларына әнә шулай тозак кора һәм бик нәтиҗәле эшли. Зәгыйфь иманлы, гыйлемсез бәндәләр ул тозакка кергәнен, иманнан язганын сизми дә кала. Хәзер берничә Коръән аятьләренә тукталыйк. “Аллаһка тиңдәш кылучыларны Аллаһ ярлыкамас, аннан башка гөнаһлы булганнарны Үзе теләсә ярлыкар. Аллаһка тиңдәш эзләүче иң зур гөнаһка батып, ялган уйлап чыгарган кеше булыр” (“Ниса” сүрәсе, 48нче аять).
“Белеп торыгыз: кем дә кем Аллаһка тиңдәш эзли, Аллаһ аңа мотлак җәннәтне хәрам кылыр, андый кешенең керәчәк урыны утлы тәмуг” (“Маидә” сүрәсе, 72 нче аять).
“Аллаһтан башка иләһкә табынма. Күп иләһкә табынудан да зур гөнаһ юк!” (“Локман”, 13 аять).
Димәк, Аллаһу Тәгаләгә тиңдәш, иптәш куйган кешеләр беркайчан да җәннәткә керә алмыймы? Ширек кылучыны Аллаһу Тәгалә гафу итми. Менә карыйк. Миллиардлаган галактикаларны, һәр галактикада миллиардларча йолдызларны юктан бар кылган Бөек Зат янына кемне дә булса янәш кую, ягъни Аның улы, иптәше бар дип әйтү, Бөек Раббыбыз янында тузан бөртеге чаклы булган айны, кояшны, йолдызларны тиңдәш куеп, аларның тәкъдиргә, язмышка ярдәме бар дип фараз кылу көлке түгелме? Нәкъ шуңа да Коръәндә: “Хакыйкатьтә ширек – иң зур золым” дип әйтелә. Бу шулкадәр кодрәт Иясе булган Бөек Раббыбызга карата иң зур мыскыллау булып яңгырый. Шуңа да Исламда кешенең бер Аллаһу Тәгаләгә инануы – тәүхид фәне иң мөһим фән булып санала. Соңгы вакытта шәехләрдән, кабер әһелләреннән ярдәм сорау күренешләре ешаеп китте түгелме? Ике ай элек минем яныма бер кабергә барып, ярдәм сораган хатын килде. Үзе Уфада яши. Автобус яллап, күмәкләп, каберне зиярат кылганнар. Аларны җитәкләп алып баручы кеше кабер әһеле белән бәйләнешкә кергән, әлеге хатынга киңәшләрен биргән. Әлеге хәлнең схемасы шундый. Бәйләнешне урнаштыручы кешенең шайтаны бәлагә таручының шайтаны белән элемтәгә керә. Аның өй хәлләрен сөйли. Һәм кеше аптырап кала һәм кабер әһеленнән ярдәм алдым дип уйлый. Һәрбер күрәзәче, экстрасенс та шулай эшли. Димәк, андыйлар җеннәр белән бәйләнештә яши? Нәкъ шулай. Хәтта кешенең күз алдында ышанмаслык, сәер хәлләр булуы мөмкин. Моны җен-шайтаннар эшли. Ширектән ничек котылырга? Булган бөтен хаталарыбызга тәүбә итәргә, Аллаһның берлегенә, барлыгына иман китереп, көн саен гыйлем алу, гыйбадәт кылу, саклана торган дога һәм зикерләрне укырга тиешле. Әңгәмәне Эльвира Әсәдуллина алып барды.
Автор : Әсәдуллина Эльвира.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/716629.