Үзән
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Күз тиюдән сакланыгыз!

Күз тиюнең өч сәбәбе бар:

1. Кеше нәрсәнедер ошатты, аңа сокланып карады исә, күз тидерергә мөмкин. Ниндидер начар нияте булмаса да. Шуңа сокланганда “Сөбханаллаһ”, “Машаллаһ”, “Аллаһ бәрәкәт бирсен” дип әйтү кирәк.
2. Бер нәрсәгә яки кешегә озак карап тору.
3. Көнләшеп карау. Көнчел караш.
Нәтиҗә шул: һәр кеше күз тидерергә мөмкин. Әмма һәр күз тидерүче көнче түгел. Шулай ук теләсә кемгә күз тидереп була. Әмма власте, байлыгы, матурлыгы булган кешеләргә күз тию мөмкинлеге аеруча зур. Бүгенге көндә күп авырулар күз тиюдән килеп чыга.
Ничек сакланырга?
Аллаһ Тәгаләгә, безне сихер, күз тиюдән саклавын сорап, ихлас күңелдән дога кылырга кирәк. “Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун”, “Лә хәүлә вәлә куввәтә иллә билләһ” догаларын “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләрен, аятел-көрсине укыгыз. Коръәнне күбрәк укырга кирәк. Әгәр укый белмәсәгез, тыңласагыз да була. Хәзер техник мөмкинлекләр зур бит. Чөнки Коръән укылган җиргә Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте иңә. Ә Аллаһның рәхмәте иңгән урында җен-шайтаннар бозыклык кыла алмый, һәрдаим иманыбызны ныгытырга, Аллаһ Тәгалә кушканнарны үтәп, тыйганнан тыелып яшәвебез кирәк.

Автор: Ильфира Нигматуллина.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/718528.

Читайте нас: