Шәгъби әйткән: “Фәкыйрьнең сәдакага мохтаҗлыгына караганда, үзен сәдака савабына мохтаҗрак дип санамаган кеше сәдакасын юкка чыгарды”.
Аллаһ сәдакамны тау хәтле үстереп бирсен өчен. “Хәләл малыннан (ә Аллаһ хәләлне генә кабул итә) бер хөрмә җимеше кадәр сәдака бирүче кешенең сәдакасын Аллаһ Уңы белән кабул итә, һәм аны сәдака иясе өчен, берәрегез колынын карап үстергән кебек, тау кадәр булганчы үстерә” (Бохари).
Фәрештәләр дога кылсын өчен. “Һәр көнне иртән ике фәрештә иңә һәм шуларның берсе дога кыла: “Әй, Аллаһ, бирүчегә алмаш бир”, икенчесе исә: “Әй, Аллаһ, тотып калучыга югалту бир” (Бохари).
Аллаһның ачуыннан саклану өчен. “Яшерен сәдака Аллаһның ачуын сүндерә” (Мунзири).
Авырулардан шифа табу өчен. “Авыруларыгызны сәдака биреп дәвалагыз” (Тирмизи).
Гөнаһлардан пакьләнү (кәффәрат) өчен. “Су утны сүндергән сыман, сәдака гөнаһны сүндерә” (Тирмизи).
Байлыкны ахирәт исәбенә туплау өчен. “Кайсыгыз варисларының малын үз малына караганда күбрәк ярата?” “Һәрберебез дә үз малын күбрәк ярата”, диләр сәхабәләр. “Үз малыгыз – ул сәдака итеп биргән малыгыз булыр, ә җыйган малыгыз – варисларга калыр”, - ди рәсүлуллаһ (Бохари).
Мәхшәр мәйданында сәдака күләгәсенә керү өчен. “Сәдака үлгәннәр өчен кабернең кызуын суыта һәм кеше Кыямәттә күләгәне сәдакасы астында табар” (Табарани).
Кабер газабыннан саклану өчен.
Сәдака уттан пәрдә булсын өчен. “Ярты хөрмә җимеше белән генә булса да, уттан яшеренә алсагыз, эшләгез!” (Бохари).
Өзлексез гыйбадәт әҗере алу өчен. “Тол, ярлы кешене карап торучы Аллаһ юлында көрәшүче әҗерен алыр һәм өзлексез намаз укып, ураза тотучы савабына ирешер” (Бохари).
Начар үлемнән саклану өчен. “Сәдака начар үлемне этәрә” (Тирмизи).
Монафыйклык сыйфатыннан котылу өчен. “Сәдака бирсәләр, теләмичә бирәләр” (“әт-Тәүбә”, 54).
Аллаһ Тәгалә шелтәләвенә дучар булмас өчен. “Аллаһ Тәгалә Кыямәт көнендә бәндәсенә әйтер: “Әй, адәм баласы, синнән ашарга сорадым – ашатмыдың! “Ничек Сине ашатыйм, Син бит галәмнәр Раббысы!” дип әйтер бәндә. Аллаһ Тәгалә әйтер: “Фәлән колым синнән ашарга сорады, аңа ашарга бирмәдең! Белмәдеңмени, аны ашаткан булсаң, аның әҗерен Миннән алыр идең?” (Мөслим).
Аллаһ каршында калган бурычларым гафу ителсен өчен. “Бер кеше бурычка бирә торган булган, һәм акча җыючыга әйтә икән: “Авыр хәлле кешегә килсәң, аны кичер, бәлки Аллаһ та безне кичерер”, дип, һәм Аллаһны очраткач, Аллаһ та аны кичерде һәм аны җәннәткә кертте” (Бохари).
Әҗер күп булсын өчен. “Аллаһ юлында сәдака биргән кешегә Аллаһ җиде йөз тапкыр арттырып яза” (Хәким).
Калеб катылыгыннан имин булу өчен. Күңел катылыгыннан зарланган кешегә: “Ятимнең башын сыйпа, мескенне ашат”, дигән (Әхмәд).
Аллаһ яратсын өчен. “Аллаһ каршында иң сөекле кеше – башкаларга иң файдалы булганы” (Ибн әби Дөнья).
Сәдака капкасыннан чакырылыр өчен. “...һәм ул сәдака иясе булса, сәдака капкасыннан чакырылыр” (Бохари).
Үкенечкә калмасын өчен. “Раббым, минем үлем сәгатемне беразга кичектерсәң иде: мин сәдака бирер һәм изгеләрдән булыр идем” (“әл-Мунәфикун”, 10).
Фото: pixabay.com.