Чараның исеменнән үк күренүенчә, биредә рухи, милли, дини тормышыбызның һәм мөселман җәмгыятенең мөһим мәсьәләләре тикшерелде. Монда күтәрелгән проблемалар уңай хәл ителсен, күп көч салып оештырылган форум нәтиҗәле булсын өчен ул, күркәм йола буенча, Коръән сурәләре укудан башланды.
Ә чара, чынлап та, зур колач алды. Район хакимияте җитәкчелеге, Үзәк диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге вәкилләре катнашуы да аңа зур әһәмият өстәде.
Район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров үзенең чыгышын дин әһелләренә рәхмәт сүзләре белән башлады. Районда конфессияара мөнәсәбәтләр буенча комиссия булдырылган, иман йортларын рәсмиләштерү буенча эш тәмамланып килә, елдан-ел яңа мәчетләр ачыла. Имам-хатыйблар мөһим эш башкара, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертә, байтак чаралар алар катнашлыгында үтә, пандемия чорында ярдәмнәре аеруча сизелерлек булды, дип билгеләде Альфир Фәрхәт улы, районыбызда төрле милләт һәм төрле конфессия вәкилләренең бердәм һәм тату яшәүләрен билгеләп.
“Башкортстан Республикаcы Башлыгы каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясе”нең Өстәмә белем бирү һәм инновацион үсеш департаменты начальнигы Эльза Даянованың чыгышы үсеп килүче буынны рухи-әхлакый яктан тәрбияләүдә дини һәм бүгенге структураларның хезмәттәшлеге турында барды. Мәктәпләрдә “Дин нигезләре һәм дөньяви этика” фәненең укытылуы, шулай ук мәгариф учреждениеләрендә дә мәктәп програмасыннан тыш дини белем бирү мөмкинлекләре турында сөйләде. “Башкортстан Республикасы мөселман хатын-кызлары берлеге” җитәкчесе Розалия Халикованың чыгышы, башлыча, залда утыручы укытучылар һәм авыл биләмәләре башлыклары өчен фәһемле булды. Шулай ук Розалия Идрис кызы районда “Башкортстан Республикасы мөселман хатын-кызлары берлеге”нең Кырмыскалы бүлекчәсен оештырырга, авыл биләмәләре башлыклары өчен махсус укулар оештырырга, дигән тәкъдимнәрен дә җиткерде.
Кырмыскалы районындагы 36 мәхәлләнең эшчәнлеге, социаль мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары турында районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Әбуталипов уртаклашты. Әлбәттә, авыл имамнарының эшчәнлеге бер дә җиңелдән түгел. Иртәнге һәм кичке намазларны үткәрүдән тыш, мәчетнең хуҗалык проблемаларын хәл итү дә аларның иңнәренә ята. Шул ук вакытта никах уку, исем кушу, мәрхүмнәрне соңгы юлга озату кебек бурычларны башкарырга кирәк. Имамнарның күбесе бу бурычларны башкару белән кайдадыр эшләргә дә мәҗбүр. Бу, әлбәттә, эшнең сыйфатына йогынты ясамый калмый. Бу уңайдан имамнарга хезмәт хакы түләү турында күптән сөйлиләр, ләкин әлегәчә бу мәсьәлә ачык кала. Әлеге форумда бу сорау янә күтәрелде. Кунаклар билгеләвенчә, бу мәсьәлә хәл итү юнәлешендә. Шулай ук билгеләнгән планнарны тормышка ашыруда Грантлар ярдәмгә килә. Әйткәндәй, проектлар язу буенча имамнарга ярдәм күрсәтелүе турында узган бер җыелышларда әйтелгән иде инде. Шулай ук кунаклар билгеләвенчә, имамнарга эшкуарлык белән шөгыльләнү дә рөхсәт ителә. Мәсәлән, Пәйгамбәребезнең дә сәүдәгәр булуын билгеләүче мәгълүматлар китерделәр. Районыбыз имамнарының күбесе шулай эшли һәм яши дә, бу ике юнәлешне алар бергә һәм уңышлы алып бара.
Бу форумны оештыруга зур өлеш керткән кешеләрнең берсе – Илтирәк авылы имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Ибраһимовның тәҗрибәсен күпләр хуплап кабул итте. Мәсәлән, ул берничә ел элек “Изге Нәүруз” мәчетендә имамлык иткән чорда балаларга дини белем бирүдән тыш, “Яшь умартачы” түгәрәге дә оештырган һәм спорт юнәлеше буенча да төрле чаралар үткәргән. Ә агымдагы елда имам яшьләрне мич чыгару серләренә өйрәтергә ниятли. Халыкны, аеруча яшьләрне дин юлына менә шундый юнәлешләр аша җәлеп итү уңай нәтиҗә бирә, дип исәпли ул. Мондый тәҗрибәне киләчәктә башка мәчетләрдә дә кулланырга кирәклегенә басым ясалды. Исмәгыйль хәзрәтнең фикерен Борай районы имам-мөхтәсибе Рифат хәзрәт Зарипов дәвам итеп, балалар өчен җәйге лагерь оештыруы, аларны хәләл ризык белән тәэмин итү турында сөйләде. Әйткәндәй, форумда мәгариф оешмаларын хәләл ризык белән тәэмин итү мөмкинлекләре, хәләл продукция җитештерү өчен сертификат алу турында Башкортстан мөселманнары диния нәзарәтенең “Хәләл” үсеш һәм индустрия үзәге җитәкчесе Илнур Мөхәммәтҗанов сөйләде һәм бу уңайдан яңгыраган бихисап сорауларга да җентекле җавап бирде. “Хәләл” продукциянең ни икәнен бүген күбебез белеп тә бетерми. Гадәттә, иң мөһиме – дуңгыз итеннән генә булмасын дип уйлыйбыз. Ә аның мәгънәсе бик тирән ята. Хәләл ризыкның, бу очракта итнең, сәламәтлек өчен дә файдасы зур, чөнки аның сыйфатына һәм хәвефсез булуына аерым таләпләр куела. Ә менә мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына хәләл туклануны кертү өчен тәрбияләнүчеләрнең, укучыларның һәм ата-аналарның ризалыгы булырга тиеш. Бу тема район мәктәпләрендә ата-аналар җыелышларында тикшереләчәк, шундагы нәтиҗәләрдән соң гына карар кабул ителәчәк.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин билгеләвенчә, имамнар тырышлыгы һәм район хакимиятенең ныклы ярдәме белән оештырылган мондый форум башка районнар өчен дә үрнәк булырлык. Бу исә, тәү чиратта, бердәм эшчәнлекне дә күрсәтә. Шулай ук мондый чараның иң тәүдә Кырмыскалыда үткәрелүе һич кенә дә очраклы түгел. Исемнәре киң билгеле булган беренче мөфти Мөхәммәтҗан Хөсәенов, мәгърифәтче Мөхәммәтсәлим Өметбаев кебек бихисап бөек шәхесләребез шушы җирдән, шушы туфрактан.
Эксперт сыйфатында чыгыш ясаган Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете вәкиле Мөхәммәт хәзрәт Галләмов бу форумның нәтиҗәле һәм файдалы булуына, анда яңгыраган фикерләр һәм тәкъдимнәрнең эш-гамәлләр белән беркетелүенә зур ышанычын белдерде. Чөнки бу көнне урындагы власть, җәмәгатьчелек һәм дин әһелләре җыелган проблемаларны уртага салып сөйләште. Ә күмәк көч яу кайтара, дип юкка гына әйтелмәгән. Димәк, булган проблемалар да бердәм тотынганда чишелешен табачак. Монысы беренчедән булса, икенче яклап - изге башлангычларга нигез салучы, алдан йөрүче кешеләребез бар. Менә бу форум да шулар исәбендә. Исмәгыйль Ибраһимов үзе дә еш кына шундый чараларда катнаша. Анда алган тәҗрибәсен һәм уңышлы идеяләрен ул башкалар белән уртаклашасы килә иде. Бу уй-ниятләре тормышка ашты, аның тәкъдиме район хакимияте һәм фикердәшләре тарафыннан да хупланды. Әлеге форум нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде, ул исә райондагы дини оешмаларының эшчәнлек юнәлешен билгеләгәндә, эшнең сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген арттыру өчен нигез булып торачак.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.