Хәзерге чорда экология турында күп сөйләнелә, ләкин укучы балада ничек итеп экология культурасы барлыкка китерү турында әйтелми. Шуңа күрә мин сезгә бу хакта тулырак аңлатып үтәргә телим.
Экология культурасының төп нигезенең берсе булып укучыларга бирелә торган экология белеме санала.
Элек-электән үк авылда яшәүче һәр кеше укый-яза белмәсә дә, табигать телен яхшы аңлаган, күзәтүләр нигезендә табигатьнең серләрен ачыклый алган. Бу белемнәр атадан балага, бер буыннан икенче буынга мирас итеп калдырылган. Берничә дистә еллар буена, күп кенә милли традицияләр юкка чыгу белән беррәттән, халык экологиясенә карата да игътибар кимеде, ә бу инде, үз чиратында, табигатьтә кеше тарафыннан тискәре йогынтының артуына китерде. Табигать турындагы белемнәр халык авыз иҗатында киң чагылыш тапкан. Әкият, мәкаль, әйтем, сынамыш һәм табышмакларда бик күп экология белемнәре тупланган. Кыска, ләкин хикмәтле сүзләре белән халык бик тирән мәгънәле фикерләрен бер буыннан икенче буынга җиткергән. Шуңа күрә дә аларны «ата-баба» сүзе диләр. Мәсәлән, халык болай сөйли: «Җилгә каршы төкермә, сүзең җилгә китәчәк», «Туфракны җир иткән – изгелек күргән, җирне туфрак иткән – ачтан үлгән», «Кәкре агачны төзәтүдән, төз агачны кәкәрәйтү җинел», «Суга сусаган – чишмә чистарткан», «Урман утырткан – ачлык күрмәс», «Коега төкермә, суын үзең эчәрсең», «Җир яктысы кояш белән, кеше яктысы – белем белән», «Белем эштән башлана». Шуна охшаш мәкаль һәм әйтемнәр яшь буынга игелекле эшләр башкарырга омтылыш уята. Алар табигатькә карата дөрес караш булдырырга ярдәм итәләр, яшь буынга экологик культуралы булырга җирлек тудыралар.
Алар беренче белемнәрне гаиләдә туплый, аннан балалар бакчасында, мәктәптә ала, аңа әти-әниләре булыша, тирә-юньдәге кешеләр ярдәм итәләр. Укучыга өстәмә рәвештә төрле массакүләм чаралары булыша. Ул әлеге белемнәрне төрле китаплардан, өстәмә мәгълүматны Интернет челтәреннән туплый. Телевидение аерым каналлар аша даими рәвештә дөньякүләм табигать дөньясын күрсәтеп тора. Алар әйләнә-тирә мохитны, күзаллауларны киңәйтәләр, табигать һәм кеше арасындагы мөнәсәбәтләрне киңрәк аңларга, тагын да күп белергә ярдәм итәләр. Аларны даими рәвештә карап барып, киләчәк класс сәгатьләрендә диспутлар, бәхәсләр оештырырга мөмкинчелек тудыралар. Бу хакта күренекле педагог В.А. Сухомлинский: «Табигатьне яраткан кеше, аңа хезмәт итмичә яши алмый», – дип язган. Мондый мәгълүматлар балаларда табигаткә карата сакчыл караш булдырырга, аңа мәрхәмәт белән карарга ярдәм итәләр.
Ф. Бэкон язганча, «Белем ул – көч, көч ул – белем». Ләкин шунысын билгеләп үтү кирәк, күренекле рус язучысы Л. Толстой фикеренчә, «Әхлакый нигездән башка белем бернигә дә тормый». Кызганычка каршы, соңгы дәвердә мәктәпләрдә моңа игътибар нык кимеде.
Безнең фикеребезчә, мәктәптә туплаган фәнни белемнәрдән тыш, укучы бала халыкның экология белемнәренә дә ия булырга тиеш. Бу очракта аңа халыкның экология педагогикасын үзләштерүе кирәк. Аларга халыкның табигать күренешләре закончалыкларын аңлатучы һәм андагы үзара бәйләнешләрне чагылдыручы белемнәр керә. Әлеге белемнәрне санга сукмау кешелек җәмгыятенә зур зыян китерә. Шундый белемнәргә мисал итеп, халыкның түбәндәге хикмәтле сүзләрен китерерә мөмкин: «Белмичә утыртылган агач тиз корый», «Кое казыган кешегә су бирмичә ярамый», «Кое кибеп бетмичә, без суның кадерен белмибез», «Эчкән чишмәңә пычрак ташлама», «Пычрак елгада чиста су булмый», «Саф чишмәдән агып чыкса, елга да чиста була».
Халык гасырлар дәвамында табигатьне үз иткән, күзәткән, аның күренешләрен өйрәнгән, шуның нигезендә табигатьне саклау күнекмәләренә ия булган һәм аны көндәлек тормышта файдаланган. Халык акыл белән җирне эшкәрткән, аны зарарлы матдәләрдән тыш, органик ашламалар белән ашлаган. Чәчүне табигать календаре буенча үз вакытында оештырган, урагын урган, соңыннан аны суккан, һ.б. Шулай итеп, кеше элек заман табигый шартларга бик нык бәйле була, нәкъ менә шуңа күрә дә аның зиһене, уй-фикерләре, танып белү эшчәнлеге табигать ана белән бердәм була. Чөнки ул табигатьтән башка яши алмавына нык ышанган һәм инанган. Боларның җәмгысы халык тәҗрибәсендә, традицияләрендә, гореф-гадәтләрендә чагылыш таба.
Халыкның экология педагогикасы белемнәре табигать белеме һәм гуманитар фәннәрне укыту барышында һәм сыйныфтан тыш тәрбия чараларында еш куллану кирәк. Нәкъ шундый белемнәр табигать дөньясы белән җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләрне һәм бәйлелекләрне аңлаталар, табигый ресурсларны рациональ файдалануның фәнни нигезен тәшкил итәләр. Дәресләрне һәм дәрестән тыш чараларны психолоик яктан юнәлешле итеп халык экология педагогикасына нигезләгәндә, табигатьчел укыту принцибы, табигый тәрбия теориясе һәм проблемалы укыту системасы тормышка аша. Шул вакытта гына укучылар үзләрен табигатьнең состав өлеше итеп күрәләр. Үзләрен табигатьнең бер компоненты итеп сизгән вакытта, алар әлеге белемнәрнең ничаклы әһәмиятле икәнлеген аңлыйлар, табигатьне саклауга һәм яклауга үз өлешләрен кертәләр. Моны без яшь буынның экология культурасына таба чираттагы адымы дип саныйбыз. Бу очракта алар табигатькә карата сакчыл караш күнекмәләре алалар, үзләре үк мәктәп, гимназия, лицей, район, шәһәр һ.б. күләмендә табигатьне саклау чаралары оештыралар.
Шулай итеп, педагог, остаз буларак, балаларга фәнни һәм халык экологиясе белемнәрен бирә, әлеге белемнәр нигезендә аларда эклология культурасы булдыруга ирешә, нәтиҗәдә, укучы балалар аңлы рәвештә табигый-социаль шартларны яхшырту өстендә эш алып баралар.
Җәүдәт Хөсәенов, педагогика фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры.