Үзән
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Экология
4 октябрь 2019, 13:32

Кырмыскалылар “Яшел Башкортстан” акциясенә кушыла

5 октябрьдә Башкортстан Республикасы көне алдыннан “Яшел Башкортстан” республика акциясе үткәрелә. Аңа безнең район да кушыла. Бу көнне барлыгы 20 000 агач утыртылачак.

5 октябрьдә Башкортстан Республикасы көне алдыннан “Яшел Башкортстан” республика акциясе үткәрелә. Аңа безнең район да кушыла. Бу көнне барлыгы 20 000 агач утыртылачак.
Кырмыскалы авылының Рафиков урамында аллея барлыкка киләчәк, “Аккүл” күле биләмәсенә 500 төп спирей куаклары, “Яшьләр” пар­кына нарат агачлары утыртылачак. Иң күп агач - 10000 нарат район үзәгенең көньяк-көнчыгыш өлешендә урын алачак.
- Кырмыскалыда акция 2 көн - 4 һәм 5 октябрьдә үтәчәк. Җомга 15.00 сәгатьтә авылның көньяк-көнчыгыш өлешендәге “вышка” дип аталган биләмәсенә агачлар утыртылачак. Ә шимбә көн­не акция 11.00 сәгатьтә “Ак­күл” паркында старт ала. Авылыбызның язмышына битараф булмаган барлык кырмыскалыларны акциядә катнашырга чакырабыз, - ди Кырмыскалы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Айрат Ходайдатов.
Агачлар утырту акциясе “Экология” һәм “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектлары чикләрендә үткә­релә.
- Районыбызның барлык авыл билә­мәләрендә дә агачлар утыртылачак. Һәрбер­сендә, өч яшьлек агачлардан тыш 10ар эре агач утырту каралган. Акциядә теләге булган һәр кеше катнаша ала. Моның өчен күтәренке кәеф һәм эш коралы гына кирәк, - ди район хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Илдар Латыйпов.
БР Торак-коммуналь ху­җа­лыгы министры урынбасары Николай Ельников билгеләвенчә, акциядә Баш­кортстанның барлык муниципалитетлары да катнаша. Бу көнне чыршы, нарат, юкә, каен, карама, каштан кебек 70 мең эре һәм сирень, миләш һәм гөлҗимеш кебек 25 мең төп куак утыртылачак. Тиешле материаллар сатып алынган. Чара бәйрәмчә бизәлергә тиеш, дип өстәде. Акциядә катнашучыларны кайнар чәй белән сыйлаячаклар.
Акцияне оештыручылар әйтүенчә, төп игътибар агач утырту кагыйдәләренә юнәл­теләчәк, чөнки алар­ның тамыр алып, үсеп китүе шуңа бәйле.
Хәтерегезгә төшерәм, безнең район төбәк башлыгы Радий Хәбировның боерыгы буенча “Яшел Башкортстан” акциясенең көзге этабына тәүгеләрдән булып кушылды. 14 сентябрьдә Зәңгәр күл биләмәсенә 3 гектар мәй­данда 12 мең нарат, карагач һәм юкә агачы утыртылды. Агымдагы елның язында мондый акциядә респуб­ликаның барлык муниципалитетларында 160 меңнән артык кеше катнашты. Башкортстанда барлыгы 164 тематик аллея, шул исәптән безнең районда “Мәхәббәт аллеясе” барлыкка килде. 109 меңнән артык агач һәм куак утыртылды.
Ринат Шәйбәков.
Читайте нас: