“Яшел Башкортстан” акциясе чикләрендә район биләмәсендә 20 меңгә якын агач һәм куак утыртылды.
“Яшел Башкортстан” акциясенең төп чаралары 5 октябрьдә үтте. Безнең районга чарада катнашырга һәм агач утыртырга БР Торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Мамаев үзе килде.
- Агымдагы елда республикада икенче тапкыр мондый чара үткәрелә. Тәү тапкыр без яз көне агачлар утырткан идек. Анда да, әле дә республиканың барлык муниципалитетлары да актив катнашты. Республика Башлыгы Радий Хәбировның инициативасы белән башланган “Яшел Башкортстан” акциясендә без җәмәгать урыннарында агач утыртабыз. Кешеләрнең киләчәкне хәстәрләп, балаларыбызга һәм оныкларыбызга чиста экология калдыру нияте һәм күтәренке кәеф белән акциягә кушылуларын күрү аеруча куанычлы, – диде Илдус Рәис улы.
“Аккүл” биләмәсенә агач утыртырга 100дән артык кеше җыелды. Кырмыскалыларның күбесе гаиләләре, шул исәптән район башлыгы Альфир Сабиров тормыш иптәше һәм балалары белән килде.
Бу көнне “Аккүл” паркында 10 эре агач һәм 500 төп спиреи куагы утыртылды. Бу куакны хәтта “яшел койма” дип тә йөретәләр. Алар тамыр алып, үсеп киткәч, күлнең тирә-ягына ямь биреп утырачак. Ә район үзәгенең Рафиков урамында эре агачлардан аллея барлыкка килде.
“Яшел Башкортстан” акциясендә район халкы актив катнаша. Яңа Кыешкы авыл Советы һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тимер юлы станциясе ягындагы юл буена 1000 төпкә якын чыршы, каен һәм балан агачы утыртылар. С.Т.Аксаков исемендәге Иске Кыешкы урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары, фельдшер-акушерлык пункты, авыл мәдәният йорты, авыл китапханәсе хезмәткәрләре дә акциягә дәррәү кушылды. Алар әйтүенчә, кояшлы көндә саф һавада бергәләшеп эшләүдән аларның кәефләре тагы да күтәрелеп китте, үзләрендә көч артуын сизделәр. Кабак авылы активистлары: укытучылар, табиблар, балалар бакчасы, авыл Советы, “Вектор” җәмгыяте, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл халкы да акциядән читтә калырга теләмәде. Авыл мәдәният йорты һәм зират биләмәсендә 500 төп нарат һәм юкә агачлары урын алды.
Акция алдыннан - 4 октябрьдә Кырмыскалы авылының көньяк-көнчыгыш өлешендә нарат агачлары утырттылар. Йолага әверелгән бу акциядә район үзәгендәге оешма-предприятиеләре хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары катнашты.
- Агач утыртуда без елның-елы катнашабыз. Агачларның тамыр алып китә алмаганнары урынына яңадан утыртабыз, - ди “Бал корты” балалар бакчасы контролерлары Фидан Гыймранов һәм Рәмил Даутов.
Мәктәп укучылары да бердәм эшләде. Егетләр казыса, артларыннан кызлар утырта барды. С.М.Чугункини исемендәге урта мәктәпнең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Гыйрфанова үзенең 8 “а” сыйныф укучылары белән килгән.
- Үзем тумышым белән Мәчетле районыннан. 9нчы сыйныфта укыганда ук мәктәп белән чыршылар утыртырга барганым исемдә калган. Яңарак сыйныфташлар белән очрашып, үзебез утырткан агачларны карарга бардык. Инде алар зур булып үскән. Хезмәт нәтиҗәңне күрү аеруча куанычлы, - ди ул.
“Яшел Башкортстан” акциясенең максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын экологик проблемаларга юнәлтү, республикадагы авыл биләмәләрен яшелләндерү, аларга күркәм төс бирү һәм экологик хәлне яхшырту. Агымдагы елда экологик өмәләрдә 138 000 кеше катнашты һәм 60 меңнән артык агач утыртылды, аларның 38 000е – эре агачлар, 25 000е – үсентеләре.