world-weather.ru мәгълүматларына ярашлы, 1-14 декабрьдә температура көндез -3,-8, төнлә -3,-13 градус тәшкил итә. Бу көннәрдә беразаз кар явуы мөмкин.
15 декабрьдән 21енә тиклем суыта: көндез -9,-13 градус, төнлә -15,-18 градус. Соңыннан, 22 декабрьдән 31енә кадәр, һава температурасы көндез -7,-12, төнлә -12,-17 градус була.
Башкортстанда 2019 елның декабренә һава торышы озайлы прогноз һәм узган еллардагы статистика мәгълүматлары нигезендә төзелгән.
Гидрометүзәкнең рәсми мәгълүматына ярашлы, 2019-2020 елларда Башкортстанда кыш уртача суык була. Температура режимы нормадан бик нык аерылмый, әмма гыйнварда каты суыклар булуы ихтимал. Гадәттәгечә, республика халкы өчен иң суык ай – гыйнвар.