Республика гидрометеорология һәм тирә-як мөхитне күзәтү идарәлеге мәгълүматы буенча, узып барган атнаның азаккы көннәрендә республикада салкын һава массалары Кара диңгез буеннан җылы һава массасы белән очраша. Республикада һава шартларының төрлечә булыуы көтелә.
Иртәгә, 8 февралдә, төнлә республиканың күпчелек өлешен циклон уратып ала. Кар, юлларга урыны белән көрт салуы көтелә. Көнчыгышка күчә барган циклон артыннан көндез бераз кар ява, барлык җирдә дә һава температурасы түбәнәя башлый.
9 февральгә каршы төндә һава температурасының -17,-22, аязайтканда -27 градуска тиклем, көндез -9,-14 градус булуы көтелә. Кайсыбер районнарда бераз кар явуы мөмкин.