Үзән
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Экология
18 февраль 2020, 16:35

Март аенда салкын булырмы?

Русия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләре буенча, мартта Русиянең Европа өлешендә минус ун градускача салкын булуы ихтимал.

Климат билгеләмәсе буенча март – кышкы ай, шуңа күрә температураның түбәнәюен ниндидер гадәти булмаган хәл дип кабул итәргә кирәкми, дип билгеләде синоптик.
Алдан хәбәр ителгәнчә, быелгы март иң коры ай булмакчы. Аның сүзләренчә, Башкортстанда, Киров өлкәсендә, Пермь краенда, шулай ук Саратов өлкәсенең көнчыгышында, Уралның көньягында, Төмән өлкәсенең көньягында, Омск өлкәсендә, Иркутск өлкәсенең төньягында, Байкал аръягында, Приморьеда, Сахалинның көньягында явым-төшемнең аз булуы фаразлана.
Фото: Pixabay.com
Читайте нас: