Үзән
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Экология
24 март 2020, 12:10

Урман янгыннарын сүндерә беләбезме?

Башкортстанда урман янгыннарын сүндерү буенча зона өйрәнүләре старт алды.

Укулар 11 мартта башланды һәм 10 апрельдә тәмамланачак.

Чаралар быелгы янгын хәвефе сезонына әзерлек максатларында үткәрелә һәм биш урманчылык территориясендә узачак.

Беренче булып зона өйрәнүләре Әлшәй урманчылыгының Аксен авылы янындагы урман кварталында узды. Сценарий буенча, табигый янгын 0,2 гектар мәйданны колачлады. Бу хакта хәбәр Әлшәй урманчылыгына һәм Урман хуҗалыгы министрлыгының диспетчерлык хезмәтенә оператив рәвештә тапшырылды. Янгын урынына килеп җитүгә 48 кешедән һәм тугыз берәмлек техникадан торган төркем янгынны сүндерүгә кереште.

Өйрәнүләрдә Әлшәй, Бәләбәй, Иглин, Гафури, Стәрлетамак, Макар һәм Туймазы урман хуҗалыклары вәкилләре, «Бәләбәй» урман янгын станциясенең Шафран участогы көчләре һәм чаралары, шулай ук, 62нче янгын часте бүлекчәләре вәкилләре катнашты. Катнашучылар куелган бурычны тиешенчә башкарып чыкты.

Шундый ук укулар Әбҗәлил, Аскын, Күгәрчен һәм Салават урманчылыкларында да узачак. Әлеге эш «Экология» гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелә.
Фото: news.21.by
Автор: Резеда Галикәева.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/181391.
Читайте нас: