Үзән
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Экология
11 сентябрь 2020, 12:15

Ял көннәрендә һава торышы нинди була?

Алдагы өч көндә Башкортстанда һава торышы әллә ни үзгәрми, дип белдерә республика синоптиклары.

Башгидромет мәгълүматлары буенча, җомга аязлы-болытлы була. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр ява. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, көндез урыны белән секундына 18 метрга кадәр.
Һава температурасы көндез - 13-18, көньякта 23 градускача җылы.
Шимбә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явыуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын.
Һава температурасы төнлә - 4-9, көндез 15-20 градус җылы.
Якшәмбе Башкортстанда башлыча явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын.
Һава температурасы төнлә - 3-8, көндез 16-21 градус.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас: