Үзән
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Экология
21 сентябрь 2020, 22:05

«Экохәстәрлек» нәрсә ул?

Яңа акция мавыктыргыч булмакчы. Халык фронты оешмасының "Экохәстәрлек” дип аталган яңа акциясенә тагын өч төбәк кушылды.

Иркутскида, Пермь краенда, Чуваш республикасында 150гә якын мәктәп "Экохәстәрлек” проектында катнашырга әзер булуларын белдерде.
Кайбер рәсми нечкәлекләрдән соң, Иркутскида, Ангарскида, Себер Усольесында, Пермьдә, Чабаксарда һәм Яңа Чабаксардагы мәктәпләрдә батарейкалар җыю өчен махсус контейнерлар куелчак.
«Безнең иницитиваның укытучыларда һәм укучыларда хуплау табуына шатбыз. Схеманы төзегәндә мәктәпләргә оештыру эшендә азрак авырлык салырга тырыштык. Шул ук вакытта укучыларның кулланылган батарейкаларны тапшырып, табигатьне саклауда үз өлешләрен кертүен күз уңында тоттык.
Бу акциядә катнашу бушлай. Контейнерларны җитештерү, алып чыгу һәм утильләштерү партнерлар тарафыннан эшләнә.
Бүген 17 төбәктә 3000 мәктәп бу акциядә катнаша,” – ди проектны тәкдим итүче, “Экология” тематик мәйданы эксперты Александр Коган.
Башкортстанда «Экохәстәрлек» проекты Уфада һәм Октябрьскида, Бәләбәй районында эшли.
Төбәкнең 200 мәктәбендә махсус контейнерлар куелган.
–Уфаның 74 санлы мәктәбе коллективы чын күңелдән активлык күрсәтеп эшли. Мәктәпнең социаль челтәрендә #74батарейкисдавайте хештегы белән проектка багышланган фотоконкурс урнаштырылган.
Педагоглар бу эшне мавыктыргыч эшкә әверелдергән. Әти-әниләр дә, күршеләр дә кушылган. Уку елы башлангач 12 контейнер тутырып өлгергәннәр. Алар барысы да махсус оешмага тапшырыла һәм арытаба утильләштерелә», - диде «Экология» тематик мәйданының модераторы Морат Шәфыйков.
Автор : Тухватуллина Алсу.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/464690.
Читайте нас: