Үзән
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Экология
21 декабрь 2020, 18:35

Декабрь азагы салкын була

Декабрьнең соңгы ункөнлегендә Башкортстанда һава торышының салкынча булуы көтелә. Арктиканың салкын дулкыны урынына 21 декабрьдән, республикага елырак һава керә башлый. Федераль метеосайтлар мәгълүматлары буенча, сишәмбе Башкортстанның үзәк районнарында көндез минус 9 тирәсе, төнлә 14 градус була.

22-29 декабрьдә көндезге сәгатьләрдә Уфада -1, -15, төнлә -5, -25 градус. Атнаның тәүге яртысында бераз кар, ә якшәмбе, 27 декабрьдә, башкалада 10 миллиметрга тиклем кар явуы көтелә. Явым-төшем белән бергә җилнең тизлеге дә көчәя – секундына 18 метрга тиклем.
Гомумән, декабрь азагына фаразланган һава торышы республикабыз климаты нормасына туры килә.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас: