Үзән
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Экология
18 февраль 2021, 12:05

Көчле җил, буран көтелә

Республиканың көньягында җилнең секундына 18 метр тизлектә исүе, көчле кар, кар яуганда, буран вакытында 500 метрдан күрү мөмкинлегенең кимүе көтелә, дип кисәтә республика коткаручылары.

Һава шартларын исәпкә алып, республика буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы юлларда аеруча игътибарлы булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска һәм тизлек режимын үтәргә киңәш бирә.
Автомобильләрне агачлар һәм ныгытылмаган конструкцияләр янында калдырмау хәерле.
Гомум алганда, республикада алдагы тәүлекләрдә урыны белән бераз кар явуы, юлларда бозлавык булуы көтелә.
Һава температурасы төнлә - 23-28, урыны белән 33 градус суык. Көндез исә минус 12-17 градус.
Ашыгыч хезмәтләрне чакыру өчен бердәм номер – 112.
Эльвира Ямалетдинова.
Автор фотосы.
Читайте нас: